Әсгать Мәҗит
Мәҗитов Әсгать Гариф улы театр актёры, режиссёр. ТАССРның атказанган артисты (1944)
Әсгать Мәҗит | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Мәҗитов Әсгать Гариф улы |
Туган | 24 август 1900 РИ, Ставрополь өязе (Самара губернасы), Иске Кызылсу |
Үлгән | 29 июль 1946 (45 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
Яшәгән урын | Зур Кызыл урамы, Zür Qızıl uramı[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() ![]() |
Һөнәре | актёр, режиссёр |
Җефет | Вера Минкина (1918―2011) |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | ТАССР атказанган артисты |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
Самара губернасы Мәләкәс районы Иске Кызылсу авылында туган. 1919 елда Самара Политбүлеге каршындагы татар труппасында эшли башлый. 1920 елда Самара татар студиясендә укый һәм, аны тәмамлагач, К.Тинчурин җитәкчелегендә Г.Кариев исемендәге Оренбург татар труппасында артист булып эшли. 1922–1924 елларда — Татар академия театрында, Әстерханда, Совкинода хезмәттә. 1931 елдан ул Казандагы Эшче театры җитәкчесе. Шул ук вакытта Ә.Мәҗит зур булмаган агитпьесалар яза. 1938 елдан — Республика күчмә театрында баш режиссер.
Ул башкарган рольләрҮзгәртү
- Җиһанша — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин)
- Иманкол — «Наемщик» (Т.Гыйззәт)
- Таһир — «Таһир-Зөһрә» (Ф.Бурнаш)
Дәрәҗәле исемнәр һәм премияләрҮзгәртү
ЧыганакларҮзгәртү
- МӘҖИТОВ ӘСГАТЬ ГАРИФ УЛЫ (ӘСГАТЬ МӘҖИТ) Матбугат.ру
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Гусаров, Романов, Оболенский Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлеге — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1936.
СылтамаларҮзгәртү
- Мазитов Асгат Гарифович. Татарская энциклопедия TATARICA