Төп менюны ачу

Иске КызылсуСембер өлкәсенең Иске Майна районында татар авылы. Авыл советы үзәге.

Иске Кызылсу
Ил Русия
Өлкә Сембер өлкәсе
Район Иске Майна районы
Координатлар 54°25'30"N, 49°14'58"E
Халык саны 535 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 433454
Русча атамасы Татарское Урайкино

Бүген авылда 750 кеше яши. Шуларның 450се – пенсиядә. Авылда “Кызылсу” исемле авыл хуҗалыгы кооперативы – СПК эшли. 4 мең һектар җирнең быел 3500ендә ашлык чәчәләр.

Сембер өлкәсенең Иске Кызылсу авылында ифрат та уңган татар халкы яшәгән. Моны XVIII гасырда сәяхәтче Иван Лепехин юлъязмалары да раслый. 1771 елда Питербурдан чыккан сәяхәтче татар тукыган киндерләрне мактап китә, юлъязмаларында менә нәрсә язып калдырган ул: "Татары ткут нарочито чистый холст, а мордовки и чувашки – только толстый".

Икенче сәяхәтче галим Иоһан Георгидан бер өзек тә шул күзәтүне куәтли: "Һәр авылда диярлек үз тире эшкәртүчеләре, итекче-тегүчеләре, тимерче һәм балта осталары бар. Ә аларның хезмәт сөючән хатын-кызлары йон һәм җитен тукымалары җитештерә".

1938 елда чыккан "История Татарии в документах и материалах" дигән китаптан алынган бу күзәтүләр Шәһри Болгардан көньяк-көнчыгышка – Мәләкәс шәһәренә илтүче юл өстендә утырган Иске Кызылсу авылы халкына да кагыла.

1959 елга кадәр Кызылсу милли (татар, чуаш, мукшы) авыллары тупланган Иске Кандал районына керсә, шул елны районны бетереп, Парау авылы – Мәләкәс, Татар Урайкины (Кызылсу) авылы – Иске Майна, Ертуган һәм Абдулла авыллары – Чардаклы районына кертелә.

Авылда район өчен бердәнбер татар мәктәбе эшләп килә.

Танылган шәхесләрҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү