Габдулла Вилданов

Габдулла Вилданов (16 гыйнвар 1911(1911-01-16), Иске Кызылсу, Памрәс вулысы[d], Ыстарапул өязе, Самар губернасы, Россия империясе6 сентябрь 1978(1978-09-06) (67 яшь), Мәләкәс, Сембер өлкәсе, РСФСР, СССР) — хәрби эшлекле, Дан орденының тулы кавалеры (1944, 1944, 1945). Псков өлкәсе, Плявиняс, Клайпеда шәһәрләре өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә.[1]

Габдулла Вилданов
Туган 16 гыйнвар 1911(1911-01-16)
Иске Кызылсу, Памрәс вулысы[d], Ыстарапул өязе, Самар губернасы, Россия империясе
Үлгән 6 сентябрь 1978(1978-09-06) (67 яшь)
Мәләкәс, Сембер өлкәсе, РСФСР, СССР
Күмү урыны Мәләкәс
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Биографиясе үзгәртү

1911 елның 3 гыйнварында Ульяновск өлкәсенең Иске Кызылсу авылында туган. Татар. 1944 елдан ВКП(б) әгъзасы. Белеме тулы булмаган урта. Комсомольск-Амур шәһәрендә яшәгән, горпромсоюз товарчысы булып эшли.

1941 елда Кызыл Армия сафларына алына. 1943 елның ноябреннән-фронтта. Псковщинаны һәм Балтиканы азат итә, Көнчыгыш Пруссиядә дошманны тар-мар итә.

1944 елның 22 апрелендә Торошино авылы тирәсендә 435 нче укчы полкының рота старшинасы старшин Билданов сугышның киеренке мизгелендә укчылар бүлекчәсе командованиесен үз өстенә ала, сугышчыларны штык һөҗүменә күтәрә. 1944 елның 5 маендагы приказ белән старшина Вилданов Абдулла 3 нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

1944 елның 6 сентябрендә старшина Вилданов Абдулла 2 нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

1944 елның 5 октябрендә Мемель-Тельзит тимер юлы янында батальон парторгы старшинасы Вилданов атучыларны штык һөҗүменә күтәрә һәм чигенүче дошманны эзәрлекли. Бу сугышларда 15тән артык көндәшне юк итә, дошманның 5 ут ноктасын бетерә.

СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы белән дошман илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Вилданов Абдулла 1 нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Дан орденының тулы кавалеры була.

Тиздән кече лейтенантлар курсын тәмамлый. Җиңү көнен Кенигсбергта каршы ала. 1945 елда кече лейтенант Вилданов демобилизацияләнә. Туган ягына кайта. Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә яши, урман комбинатында ОРС начальнигы булып эшли. 1978 елның 6 сентябрендә вафат була. Димитровградта Иске шәһәр мөселман зиратында җирләнгән.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В