Таҗи Гыйззәт урамы (Алабуга)

Таҗи Гыйззәт урамыАлабуга шәһәрендә урнашкан урам.

Таҗи Гыйззәт исемен йөртүче урам шәһәрнең югары өлешендә урнашкан. Ул 12 нче мәхәлләгә керә. Зәңгәр поселогындагы иске урам 1959 елдан бирле Таҗи Гыйззәт исемен йөртә. Бу урамда тугызынчы санлы шәҺәр муниципаль белем бирү мәктәбе урнашкан. Мәктәптә 1998 елдан «Таҗи Гыйззәт музее» эшләп килә.

Татар драматургы Таҗи Гыйззәт Алабугада гражданнар сугышыннан соңгы авыр елларда яшәгән. Ул Татарстанның Әгерҗе районы Барҗы-Умга авылында 1985 елның 15нче сентябрендә дөньяга килә. Аның өч еллап гомере Алабуга белән бәйләнелгән (сентябрь, 1925 ел - декабрь, 1928 ел). Алабугада яшәгәндә "Кызыл карчыга", "Әбдрәхим", "Су буенда" пьесаларын яза. Аның Алабугага килүенең максаты - Алабугада татар мәдәнияте үзәге төзү була. Таҗи Гыйззәт янына әдәбият, сәнгать һәм мәдәният сөючеләр җыела: Булат Балтанов, Җамал Вәзиева h.6. Таҗи Гыйззәт Алабуга шәһәр театры җитәкчесе һәм берүк вакытта педагогия училищесында хезмәткәр була. Алар башта училищеның тулай торагында (милиция мәктәбе йортларының берсендә), аннан соң Гассар урамында утыз бишенче йортта Башкировларда квартирда торулары, шулай ук Зур Покровка урамы унсигезенче йортта яшәүләре дә мәгълүм.

Чыганаклар үзгәртү