Гөлзада Әхтәмова

татар язучысы

Гөлзада Хаҗи кызы Әхтәмова (Ягъфарова) — татар язучысы.

Гөлзада Әхтәмова
Туу датасы: 15 декабрь 1941(1941-12-15) (82 яшь)
Туу урыны: ТАССР, Әгерҗе районы
Эшчәнлек төре: язучы

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Ул 1941 елның 15 декабрендә Татарстанның Әгерҗе районы Исәнбай авылында туа. Шул авылның урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Сарапул шәһәренә китеп, берникадәр вакыт төзелештә эшче, аннары кибеттә сатучы һәм балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп ала. 1963–1969 елларда Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетында укый. Факультетның рус-татар бүлеген тәмамлагач, шул ук институтта алты ел буе библиограф вазифаларын башкара. 1975–1984 елларда Себер якларында яши – Эвенкиядә геофизик эзләнүләр экспедициясендә техник-геофизик хезмәтен дә, соңгы өч елында параллель рәвештә рус теле һәм әдәбиятыннан мәктәптә дәресләр дә алып бара. 1984 елда Г.Әхтәмова Татарстанга кайта, Алабуга шәһәрендә төпләнеп, әүвәл Алабуга сәяхәтләр һәм экскурсияләр бюросында методист булып эшли. 1986 елдан башлап ул укытучылык хезмәтендә – мәктәптә татар теле укыта һәм мәктәп китапханәсе мөдире вазифаларын башкара. Республика көндәлек матбугатында исеме бик еш күренмәсә дә, узган гасырның туксанынчы елларында Чаллының «КамАЗ» нәшриятында Г.Әхтәмованың бер-бер артлы дүрт шигъри китабы һәм тарихи чыганакларны өйрәнеп язылган «Борынгы Алабуга» һәм «Алабугам минем» исемле тарихи очерклары басылып чыга. 2004 елда исә Казанда аның сайланма лирик һәм балалар өчен язган шигырьләре тупланган «Йөрәгемдә яшен» дигән күләмле җыентыгы дөнья күрә. Г.Әхтәмова – 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы[чыганагы?].

Төп басма китаплары

үзгәртү
  • Борынгы Алабуга: тарихи эзләнүләр. – Алабуга: Шәһәр матбагасы, 1995. – 28 б. – 1000 д.
  • Алабугам минем: тарихи очерк, нәсер һәм шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 1995. – 48 б. – 1300 д.
  • Бүләк: балалар өчен шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 1996. – 48 б. – 1200 д.
  • Табигать сәйләннәре: балалар өчен шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 1998. – 32 б. – 1000 д.
  • Гөлчәчәк: балалар өчен шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 2000. – 16 б. – 500 д.
  • Җәйге кар: балалар өчен шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 2000. – 16 б. – 500 д.
  • Йөрәгемдә яшен: шигырьләр. – Казан: Матбугат йорты, 2004. – 224 б. – 1000 д.

Файдаланган әдәбият

үзгәртү

Әхтәмова Г. Без – Галимбәкнекеләр // Шәһри Казан. – 2005. – 20 авг. Тулырак: https://matbugat.ru/enc/htmova-glzada-459/

Моны да карагыз

үзгәртү