Чулман (әдәби берләшмә)

Алабугада әдәби берләшмә

«Чулман»Алабуга шәһәрендә татар телендә иҗат итүче әдипләрнең әдәби (әдәби-музыкаль) берләшмәсе. 1953 елдан Алабуга районының «Яңа Кама» (хәзерге «Алабуга нуры») газетасы каршында эшли башлаган[1].

«Чулман»
Нигезләү елы

1953

Урнашуы

ТР, Алабуга, Яр буе урамы, 7

Эшләү сферасы

әдәби берләшмә

Әгъзалар саны

~40

Тышкы рәсемнәр
«Чулман» әдәби берләшмәсенең актив әгъзалары

Тарих үзгәртү

1953 елдан «Яңа Кама» (хәзерге «Алабуга нуры») газетасы каршында әдәби түгәрәк булып оеша[2]. Аның беренче әгъзалары — Алабуга дәүләт педагогия институты һәм мәдәният училищесы студентлары, җитәкчесе Г. Әминов була. Түгәрәккә йөрүче яшь һәм башлап язучы шагыйрьләрнең әсәрләре «Яңа Кама» газетасының «Әдәби сәхифә» битендә дөнья күрә. Иҗат җимешләрен журналист Дифгать Сирай бәяли.

1960-елларда әдәби түгәрәк эшен Алабуга дәүләт педагогия институты каршында дәвам итә. Анда әлеге югары уку йорты студентлары белән беррәттән, Алабуга мәдәният училищесы укучылары, шулай ук шәһәр кешеләре дә йөри. Түгәрәк әгъзалары белән очрашуларга һәрдаим Казаннан шагыйрьләр килеп йөри: алар арасында Сибгат Хәким (1975 елларда), Шәүкәт Галиев (1964 елда), Равил Фәйзуллин (1986 елда) һ. б. бар.

Җитәкчеләр үзгәртү

«Яңа Кама» газетасы каршында 1953 елда оешкан әдәби түгәрәк җитәкчесе — Г. Әминов. 1980-еллардагы җитәкче — Әнвәр Шәрипов, филология фәннәре докторы. Ул Чаллыга күчеп киткәч, әдәби түгәрәкне юмор-сатирага бай әсәрләр язучы милиция майоры Дамир Мәрданов җитәкли башлый. Аның җитәкчелегендә берләшмә әгъзалары тулай торакларда, мәктәпләрдә, Морт, Илмәт, Юраш кебек авылларда әдәби-музыкаль очрашулар үткәрә. Чаллыдан килеп, «Яңа Кама» газетасында эшләгән Равил Вәлиев берләшмә эшен җанландырып җибәрә. Ул Казанга киткәч, җитәкче итеп Фердинант Шәехов (Фазыл Шәех) сайлана. 2001 елдан берләшмәне Алабуга мәдәният училищесыннән Фәридә Хәбибрахманова[3] җитәкли, 2010—2013 елларда җитәкче — Нәсих Әхмәдуллин, Алабуга медицина училищесының элекке директоры, берничә китап авторы[4].

Берләшмә әгъзалары үзгәртү

Берләшмә әгъзаларының күбесе — студентлар, тирә-як шәһәр-авыл кешеләре. Алабугадан Рәис Кашапов, Фердинант Шәехов, Ләлә Абдуллина, Гөлзада Әхтәмова, Равил Шагин, Дамир Мәрданов, Дамир Әюпов, Гарәфи Әгъләмов; Илмәттән Фирдәвес Хуҗин (соңрак ТР Язучылар берлеге әгъзасы), Менделеевскидан Марсель Гыймазетдинов (соңрак ТР Язучылар берлегенә кабул ителә), Илгиз Абдуллин, Әгерҗедән Әнисә Кәримова; Морт авылыннан Анна Хисаметдинова һ. б. Баштагы елларда түгәрәккә күпчелек ир-атлар йөрсә, соңга таба хатын-кызлар күбәеп китә.

Алабуга композиторлары Владимир Мироваев, Валерий Әхмәтшин, Илдус Сәлахов түгәрәк әгъзалары шигырьләренә көйләр яза, үзләре белән баян алып килеп, берләшмә утырышында уйнап та күрсәтә.

Нәтиҗә үзгәртү

«Яңа Кама» газетасы каршында әдәби түгәрәккә башлап йөргән, «Әдәби Алабуга» дигән җыентык чыгаруда катнашкан Индус Сирматов, Салисә Гәрәева — татар әдәбиятында күренекле шәхесләр.

Әсәрләре башлап «Яңа Кама» газетасының «Әдәби сәхифә» битендә дөнья күргән 6 авторның өчесе Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә: Чыңгыз Мусин, Фазыл Шәех (Фердинант Шәехов), Гөлзада Әхтәмова (Гөлзадә Ягъфәрова, 2012 ел өчен Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты).

Алабуга дәүләт педагогия институты каршындагы әдәби түгәрәккә йөргән Фәрит Суфияров соңрак Башкортстанның район үзәге Яңавылда эшләп килүче әдәби түгәрәкне җитәкли.

1997 елда 16 авторның әсәрләре тупланган «Чулман язлары» исемле күмәк җыентык басылып чыга.

Төрле елларда Фазыл Шәех, Рәис Кашапов, Гөлзада Әхтәмова, Дибәҗә Каюмова, Саимә Гыйльметдинова, Гарәфи Әгъләмов, Фәридә Хәбибрахманова, Тәҗрия Җәләева [5], Тәслимә Кәримоваларның (Кукмара районы Янсыбы авылы кызы) китаплары чыга.

«Чулман»лыларның шигырь һәм хикәяләре район һәм республика матбугатында («Алабуга нуры», «Мәдәни җомга», «Сөембикә», «Казан утлары» һ. б.) басыла, Чаллы һәм Казан язучылары белән иҗади кичәләр, тирә-як районнары авылларында яшьләр һәм әдәбият сөючеләр белән очрашулар уздырыла[6][7].

Алабуга шәһәренең 1нче татар гимназиясендә ачылган «Фазыл Шәех музее»нда «Чулман» әдәби-музыкаль иҗат берләшмәсе турында бай мәгълүмат тупланган [8].

60 елдан артык «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе яшь буынны милли традицияләр, татар халкының гореф-гадәте һәм күркәм үрнәкләре буенча тәрбияли.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Алабуга нуры» газетасының рәсми сайты
  2. Әдәби берләшмәләр. «Чулман». «Әдәби Алабуга» порталы
  3. Хәбибрахманова Фәридә Нургали кызы.(үле сылтама) Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең «Татарстанда электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе(рус.)
  4. Ничә үлеп, ничә туу кирәк безнең татар җанын аңларга. Мәдәни Җомга, 17.06.2012
  5. Тәҗрия Вәсим кызы Җәләева. 2022 елның 20 май көнендә архивланган. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең «Татарстанда электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе
  6. Туган төбәгебезнең саекмас чишмәләре. elbibl.at.ua, 17.03.2016
  7. Нурулла Шәфигуллин иҗатташ дуслары белән зурсәрдеклеләргә ял бүләк итте. kukmor-rt.ru, 27.02.2018
  8. Туган якның бер талы. lektsii.org, 04.04.2017