Салисә Гәрәева
Салисә Гәрәй кызы Гәрәева (1938 елның 6 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Тулыбай ― 2025 елның 6 гыйнвары, РФ, ТР, Минзәлә) — татар шагыйрәсе, 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1993), Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты.
Салисә Гәрәева | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Салисә Гәрәй кызы Гәрәева |
Туган | 6 ноябрь 1938 СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Тулыбай |
Үлгән | 6 гыйнвар 2025 (86 яшь) РФ, ТР, Минзәлә |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | шагыйрә, журналист |
Эш бирүче | Чиләбе татар театры |
Бүләк һәм премияләре | ![]() Һади Такташ исемендәге әдәби премия |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүУл 1938 елның 6 ноябрендә Татарстанның Минзәлә районы Тулыбай авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1956 елда Күзкәй урта мәктәбен, 1958 елда Алабуга китапханә техникумын тәмамлаганнан соң, ике ел туган төбәгендәге Калмия авылы китапханәсендә мөдир булып эшли башлый. 1960 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә, икенче курстан читтән торып уку бүлегенә күчеп, университетны 1968 елда тәмамлый. 1962 елдан бирле Салисә Гәрәева Уралда, Чиләбе шәһәрендә яши. Башта ул балалар бакчасында тәрбияче, китапханәдә бүлек мөдире, производство берләшмәсендә радиотапшырулар редакторы, ә 1980 елдан бирле Салисә Гәрәева Чиләбе өлкә телевидение һәм радиотапшырулар комитетында редактор хезмәтендә.
Салисә Гәрәеваның беренче шигырьләре 1955 елда Минзәлә район газетасы битләрендә басыла, 1959 елдан аның исеме республика көндәлек матбугатында да күренә башлый. Кайбер шигъри әсәрләре Татарстан һәм Көньяк Урал китап нәшриятлары чыгарган күмәк җыентыкларда, альманахларда урын ала. 1979 елда шагыйрәнең татар телендә «Уралым» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә.
Салисә Гәрәева Чиләбе төбәгендә татар әдәбиятын пропагандалау буенча зур эш алып бара: әдәби кичәләр оештыра, телевидение, радиотапшыруларында һәм көндәлек матбугатта мәкаләләре, очерклары белән катнаша. 1963 елда Чиләбе шәһәрендә Муса Җәлил исемендәге өлкә татар–башкорт әдәби берләшмәсен оештыручыларның берсе, 1977 елдан ул бу берләшмәгә үзе җитәкчелек итә.
1962 елдан 1991 елга кадәр Салисә Гәрәева Уралда, Чиләбе шәһәрендә яшәгән. 1991 елда Казанга күченеп кайткан. Биредә «Татарстан хәбәрләре» газетасында, 1995 елның июленнән 2003 елның декабренә кадәр «Мәдәни җомга» газетасында бүлек мөхәррире булып эшләгән[1].
Соңгы елларында шагыйрә Минзәлә картлар йорты-интернатында торган.
2025 елның 6 гыйнварында Минзәләдә вафат. Минзәләнең мөселман-татар зиратында җирләнә[1][2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1993 ел ― «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре».
- Һади Такташ исемендәге әдәби премия
Хөрмәтләү
үзгәртү- 2023 елда Минзәлә районы Тулыбай авылында шагыйрәгә 85 яшь тулу хөрмәтенә монумент (стела) ачылган[3][4].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Зилә Мөбәрәкшина. Шагыйрә Салисә Гәрәеваны иртәгә Минзәләдә соңгы юлга озатачаклар. Татар-информ, 6.01.2025
- ↑ Ильшат Вагизов. Минзәлә районының күренекле шәхесе, шагыйрә Салисә Гәрәева вафат булган. «Минзәлә», 6.01.2025
- ↑ Дилфас Галиев. Минзәлә районы Тулбай авылында шагыйрә Салисә Гәрәевага монумент ачылды. Татарстан Язучылар берлеге
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Минзәлә районы Тулбай авылында шагыйрә Салисә Гәрәевага монумент ачылды. Татар-информ, 10.11.2023