Индус Фатыйх Сирматов - татар язучы-прозаигы.

Индус Сирматов
Туган телдә исем Индус Фатыйх Сирматов
Туган 11 март 1937(1937-03-11) (86 яшь)
Чиялек, Актаныш районы, ТАССР.
Милләт татар
Һөнәре язучы

Тормыш юлы үзгәртү

Язучы-прозаик Индус Фатих улы Сирматов 1937 елның 11 мартында Татарстанның Актаныш районы Чиялек авылында укытучы гаиләсендә туа.

Әүвәл туган авылында, аннары берникадәр вакыт күрше Чуракай авылы мәктәбендә укып, 1954 елда Байсар урта мәктәбен тәмамлагач, ул Алабуга педагогия институтының тел-әдәбият факультетына укырга керә.

Институттан соң Апас районында чыга торган «Бригадир» газетасы редакциясендә бүлек мөдире, соңрак комсомолның Апае райкомы беренче секретаре булып эшли. 1963 елда Казан телевидениесенә эшкә килә, һәм шуннан соң И.Сирматовның бөтен хезмәт юлы телевидение студиясе белән тыгыз бәйле. Биредә ул озак еллар әдәби-драматик тапшырулар редакциясенең өлкән мөхәррире булып эшли, соңга таба аңа телестудиянең нәфис тапшырулар буенча баш мөхәррир вазифасын йөклиләр.

Индус урта мәктәптә укыганда ук каләм тибрәтә башлый — шигырь язу белән мавыга. Институт елларында «Әдәби Алабуга» дигән җыентык чыгаруда катнаша. Шулай да Индус Сирматовның киләчәктәге әдәби иҗат йөзен шигърият түгел, ә проза жанры һәм телевизион драматургия билгели. Язучылар берлегенә дә ул шушы жанрларда эшләүче автор буларак кабул ителә. И. Сирматов — дистәләгән хикәя һәм берничә повесть («Офыкның аръягында», «Керәшен кызы», «Ак бишек», «Муллагали ни күргән?» һ.б.) авторы. «Муллагали ни күргән?» повестенда, «Шанхай бүреге», «Соңгы куян», «Мичче Гата», «Хәзинә эзләүчеләр» кебек хикәяләрендә язучы тормыш күренешләрен һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җиңелчә көлү-юмор аша гәүдәләндерә. «Ләйсәннең бер көне» повесте, «Иван Шишкин картинасы», «Сукмакларда үсә колмаклар», «Тимер иләк, төпсез чиләк» кебек хикәяләрендә исә вакыйгалар балаларның уй-хисләре һәм күңел кичерешләре аша тасвирлана.

И.Сирматовны татар әдәбиятында телевизион драматургия жанрын башлап җибәрүчеләрнең берсе дияргә мөмкин. Аның пьесалары яки сценарийлары буенча куелган «Ялгыз учак» (1994), «Сугышның ике көне» (1995), «Яңа фатир» (1996) телевизион спектакльләре, «Солдатка китте егет» (1968), «Йөрәкләрдә эз калдырып» (1995), «Тормышым минем — театр» (1997), «Тарих башы ерак гасырларда» (1997) кебек документаль телефильмнар, Нәкый Исәнбәтнең фольклор әсәрләренә нигезләнәп эшләнгән унике серияле «Мырау батыр», Мәхмүт Хәсәнов романы буенча куелган җиде серияле «Язгы аҗаган», Ибраһим Гази трилогиясе буенча төшерелгән «Онытылмас еллар» телевизион спектакльләре әдип иҗат эшчәнлегенең үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итәләр.

Индус Сирматов — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләге иясе. И.Сирматов — 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Иҗаты үзгәртү

  • Әткәй сәгате: хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. — 79 б. — 5000 д.
  • Ике як иңсәмдә: хикәяләр. — Казан: Иман, 2000. — 159 б. — 2000 д.
  • Ак бишек: повесть. — Казан: Алма-Лит, 2004. — 142 б. — 200 д.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Иҗат турында үзгәртү

  • Мөхәммәтшин Р. Тарих кайдан башлана // Мәдәни җомга. — 1997. — 28 февр.
  • Гыйләҗев А. Күңелгә якын әсәр // Мирас. — 1997. — № 9. — 50-51 б.
  • Хәбибуллин М. Бишек тирбәлергә тиеш // Мәдәни җомга. — 2004. — 3 сент.
  • © Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009