Гөлнара Гатина

Гөлнара Гатина (Гульнора Рустамжон кызы Гатина) — җырчы, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. «Тантана» (2016, 2019), Марсель Сәлимҗанов (2019), ТР Г. Тукай исемендәге Дәүләт (2020) премияләре лауреаты .

Ватандашлык  СССР
 Украина
 Россия
Туу датасы 1987
Туу урыны Нәмәнгән, Үзбәкстан ССР, СССР[1]
Һөнәр төре опера җырчысы
Эш урыны Tatarica һәм Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе һәм П. И. Чайковский исемендәге Акмәчет музыка укуханәсе[d]
Укытучылары Зилә Сөнгатуллина
Җырчы тавышы меццо-сопрано[d]
Музыкаль инструмент тавыш[d]
Бүләкләр Ошибка Lua в Модуль:Wikidata2/Medals на строке 12: attempt to index field 'datavalue' (a nil value).
Рәсми веб-сайт kazan-opera.ru/team/opera/soprano/gulnora-gatina/

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1987 елда Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасының Нәмәнгән шәһәрендә кырым татар музыкантлары гаиләсендә туган, әбисе - казан татары. Акмәчет музыка укуханәсен (әнисе Левиза Чалбашева сыйныфы, Кырым Автономияле Республикасының атказанган артисты) (2007), Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (Зилә Сөнгатуллина сыйныфы) (2012) тәмамлаган, шул ук уку йортында аспирантурада укый.

Хезмәт юлы

үзгәртү

Консерваториядә уку елларында ук консерваториянең опера студиясе куйган спектакльләрдә катнаша. «Татарика» оркестры белән Россия шәһәрләрендә, Казакъстан, Төркия, Кытайда гастрольләрдә була. ТҮРКСОЙ оештырган «Опера көннәре»ндә (Төркия, Кипр, 2011) Татарстан исеменнән чыгыш ясый.

2015 елда «Ел вакыйгасы» номинациясендә «Тантана» премиясенә лаек булган, Тинчурин театрында куелган «Кара пулат» операсында төп партияне (Наргизә) башкара.

Башкарган партияләре

үзгәртү

М. Җәлил театрында

үзгәртү
 
«Сөембикә» операсында Сөембикә ханбикә
  • Розина — «Севилья чәчтарашы» (Севильский цирюльник) Дж. Россини.
  • Адина, Джанетта — «Мәхәббәт эчемлеге» (Любовный напиток) Г. Доницетти.
  • Ксения — «Борис Годунов» М. Мусоргский.
  • Бәдриҗиһан — «Шагыйрьнең мәхәббәте» Р. Ахиярова.
  • Фраскита — «Кармен» Ж. Бизе.
  • Аксылу — «Алтын Казан» мюзиклы.
  • Сөембикә — «Сөембикә» операсы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү


Моны да карагыз

үзгәртү