Фәнис Җиһанша

татар актеры, Татарстанның атказанган һәм халык артисты, Россиянең кинематографистлар берлеге әгъзасы
(Фәнис Җиһаншин битеннән юнәлтелде)

Фәнис Рәдиф улы Җиһаншин (1972 елның 1 июлендә туган) — татар актеры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының актеры, Татарстанның атказанган (2012) һәм халык (2023) артисты, Россиянең кинематографистлар берлеге әгъзасы. Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреаты (2019)[2].

Фәнис Җиһанша
Туган телдә исем Фәнис Рәдиф улы Җиһаншин
Туган 1 июль 1972(1972-07-01) (52 яшь)
Күәм, Әтнә районы, ТАССР, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Нурсолтан Назарбаев урамы, Казан[1]
Җиңү проспекты, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт мәдәният институты
Һөнәре актер
Эш бирүче Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган артисты - 2012 ТР халык артисты - 2023
Марсель Сәлимҗанов премиясе (2019)
Сайт fanis_zigancha
Фәнис Җиһанша

 Фәнис Җиһанша Викиҗыентыкта

Биография

үзгәртү

1972 елның 1 июлендә Әтнә районының Күәм авылында туа. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, 1986-1990 елларда Арча педагогия көллиятенә укый, ә 1989-1990 елларда мөгаллимлек эшендә көчен сынап карый. 1990-1995 елларда — Казан сәнгать һәм мәдәният институты студенты (аның укытучылары: СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗанов, Фәрит Бикчәнтәев). Институтны тәмамлагач, Татар академия театрына эшкә килә.

Инде студент чагында ук Фәнис Җиһанша Камал театры спектакльләрендә катнаша. 1994 елда «Су анасы» фильмында катнаша.

Өйләнгән, ике улы бар. Гаиләсе белән Казанда яши.

Эшчәнлек

үзгәртү

Фәнис Җиһанша — чын драматик артист, уйнаган образның эчке психологик кичерешләрен тирәнлек белән тамашачыга җиткерә ала. Аңа эчке йомшаклык хас. Камал театрына ул 1995 елда килә. Беренче рольләре — Сукыр патша («Сукыр патша» спектакле), Тригорин — («Акчарлак»), Освальд («Өрәкләр»), Гурман («Урланган мәхәббәт»).

«Гаугалы гаилә»дәге Рокко, «Тартюф»тагы Тартюф, «Яра»дагы Габдулла рольләре артистка киң танылу, тамашачыларның мәхәббәтен алып килә.

Театрдан тыш Фәнис Җиһанша 1999 елдан башлап фильмнарны татарчага тәрҗемә итү эшендә катнаша, ТНВ каналында балалар өчен тапшыру алып бара, классик татар шагыйрьләре шигырьләрен яздыра, рекламада төшә.

Театрдагы рольләре

үзгәртү


Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Фәнис Җиһанша премиясе

үзгәртү

2024 елда Арча районы Курса Почмак мәктәбендә беренче мәртәбә Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша исемендәге премия бирелгән. Киләчәктә Фәнис Җиһанша исемендәге премия елга бер мәртәбә уку елы ахырында, класстан тыш чараларда актив катнашкан, төрле иҗади конкурсларда чыгыш ясаган, сәнгатькә гашыйк укучы балага биреләчәк. Фәнис Җиһанша исемендәге премия булдыру инциативасы белән актер укыган (әнисе дә укытучы булып эшләгән) мәктәп коллективы чыккан булган. Премия күләме әлегә 5 мең сум[5].

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү