Мусина Ольга Геннадьевна (13 апрель 1965 ел) — театр актёры, режиссёр һәм педагог. 2020 елның апреленән Уфаның Яшь тамашачы театры директоры. 1990—2020 елдарда хәзерге [[Башкортостан Республикасының Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры актрисасы, бер үк вакытта 1990—1999 елдарда һәм 2009 елдан Уфа дәүләт сәнгать институты  укытучысы. 1995 елдан Рәсәй Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының халык артисты (2003)[1], Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1993).

Ольга Мусина
Туган телдә исем Мусина Ольга Геннадьевна
Туган 13 апрель 1965(1965-04-13) (59 яшь)
Уфа шәһәре
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү театр институты[d] һәм Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре актёр
Бүләк һәм премияләре Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1993), «Театр язы−2009» республика фестивале лауреаты,Башкортстан Республикасының халык артисты

Биографиясе үзгәртү

Ольга Геннадьевна Мусина 1965 елдың 13 апрелендә Уфада туган. 1990 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетын (укытучылары Г.Г. Гыйләҗев һәм  Ф. Т. Касыймова), 2005 елда — Борис Щукин исемендәге Югары театр училищесының режиссура бүлеген (педагогы Леонид Хейфец) тамамлый[2].

1990 елдан алып Ольга Мусина Башкортстан Республикасы Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театрында хезмәт итә.

Актрисаның амплуасы — лирик-драматик һәм көчле характерлы рольләр.

Аның репертуарында илледән артык спектакль. Режиссер буларак ул «Валентин көне», «Герой», «Мәңге тереләр», «Настяга гашыйклар»[3] (барлыгы 10 артык эш) куйган.

З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының «Актёрлык осталыгы» бүлеге укытучысы.

2020 елдың апрелендә Ольга Мусина Уфаның Яшь тамаша театры директоры итеп билгеләнә[4].

Спектакльләрдәге рольләре үзгәртү

  • Төлке — «Кем трамвайны урлаган?» (П. Высоцкий, О. Колчинская)
  • Принц — «Әрпеш» (Я. Головацкий)
  • Спектакльнең алып баручысы — «Орфей һәм Эвредика» (А. Журбин рок-операсы)
  • Сөеклем-2 — «Күз нурым» (А. Арбузов)
  • Фантин — «Мадемуазель Таржи портреты» (И. Елагин)
  • Агавзи, Солтан кызы — «Бәләкәй Мук» (В. Гауф әкияте буенча)
  • Антрыгина Анфиса Пеженова — «Замоскворецкие страдания или амурная жизнь Миши Бальзаминова» (А. Н. Островский пьесалары буенча)
  • Мелюзин феясы — «Золушка» (Т. Габбе)
  • Грета, Русалка — «Ундина» (Ж. Жирорду)
  • Мария, Екатерина П. — «Салават» (М. Карим)
  • Марта Рулль — «Ярылган көршәк» (Г. фон Клейст)
  • Чегән  хатыны — «Карт корольнең сере» (В. Ольшанский)
  • Сихерче хатын — «Настяга карата гишыктар» (М. Бартенев, А. Усачев)
  • Мотя исемле эт — «Саумысыз, мин сезнең Мотя» (С. Белов, С. Куваев)
  • Настя — «Настяга гашыйклар» (М. Бартенев, А. Усачев)
  • Екатерина — «Мәхәббәт — алтын китап» (А. Толстой)
  • 1-нче крестьян хатыны — «Кыпчак мистериясе» (Ф. Буляков)

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • «Театр язы−2009» республика фестивале лауреаты — икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле өчен.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Указ Президента РБ от 06.05.2003 N УП-234. Волга News. әлеге чыганактан 2015-05-04 архивланды. 2015-05-04 тикшерелгән.
  2. 2020 елның 25 ноябрь көнендә [https://web.archive.org/web/20201125220825/http://bash.bashenc.ru/index.php/component/content/article/8-statya/8785-musina-olga-gennadevna архивланган. Башкорт энциклопедиясе — Мусина Ольга Геннадьевна] 2020 елның 25 ноябрь көнендә архивланган.(Тикшерелгән 15 апрель 2020)
  3. Актриса и  весна. Молодёжная газета (2010-03-04). әлеге чыганактан 2015-05-05 архивланды. 2015-05-04 тикшерелгән.
  4. В Уфе директором Театра юного зрителя назначена Ольга Мусина. ИА «Башинформ», 15 апреля 2020 года(рус.)(Тикшерелгән 15 апрель 2020)

Сылтанмалар үзгәртү