Әхмәрова Зәкия Абдулла кызы (13 март 1919 ел — 22 июнь 2006 ел) — театр актеры. 1940—1990 елларда Салават башкорт дәүләт драма театры актеры, театрга нигез салучыларның берсе. 1953 елдан ССРБ Театр эшмәкәрләре берлеге әгъзасы. Башкорт АССР-ының атказанган артисты (1958).

Зәкия Әхмәрова
Туган 13 март 1919(1919-03-13)
Яңа Янбәк, Кадыргуловский сельсовет[d], Дәүләкән районы
Үлгән 22 июнь 2006(2006-06-22) (87 яшь)
Салават, Башкортстан, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре актёр

Биографиясе үзгәртү

Зәкия Абдулла кызы Әхмәрова 1919 елның 13 мартында Уфа губернасының Бәләбәй өязе[1] Яңа Янбәк авылында туган.

2006 елның 22 июнендә Салават шәһәрендә вафат була.

Иҗаты үзгәртү

Зәкия Абдулла кызы үзенең иҗат гомерендә дистәләгән ачык образлар тудыра. Бик күп спектакльләрдә төп рольне башкара, шул исәптән:

Һәдия Дәүләтшинаның «Ыргыз» романы буенча (Лек Вәлиевның шул исемле спектакле) — Рәхимә.

Шулай ук чит ил язучылары әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә уйный (Химонкори «Ганга кызы», Рабиндранат Тагор «Һәлакәт»). Рольләрен һәр чак милли сызык белән үреп алып бара һәм нечкә хис, тирән психологизм белән башкара.

Чыңгыз Айтматов, Әсгать Мирзаһитов, Мөхәммәт Хәйдәров әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә ана образларын, капма-каршы юнәлешле булуларына карамастан, ачык һәм тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп ачып бирә.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкорт АССР-ның атказанган артисты (1958)

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Сабитов М. А. Йылдар үрҙәргә юллата. Салауат башҡорт дәүләт драма театры: очерктар. Өфө, 1993 йыл.

Сылтамалар үзгәртү

  • Әхмәрова Зәкиә Абдулла ҡыҙы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 12 март 2021)