Миңзифа Искужина

 

Миңзифа Искужина
Туган 15 гыйнвар 1965(1965-01-15) (59 яшь)
Темәс, Баймак районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы һәм Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре җырчы
Эш бирүче Башкорт дәүләт филармониясе
Бүләк һәм премияләре Башкортстан Республикасының атказанган артисты.

Искужина Миңзифа Усман кызы (1965) — җырчы. Башкортстан Республикасының атказанган артисты.

Биографиясе үзгәртү

Миңзифа Усман кызы Искужина 1965 елда Баймак районы Темәс авылында туган. Урта белемне Темәс мәктәбендә ала. Бала чактан җыр-моңны яраткан, гармунда өздереп уйнаган кызның сәнгатькә юлы катлаулы гына була. Башта ул Баймак һөнәр училищесында сатучы һөнәрен үзләштерә. Темәстә сатучы булып эшли. Аннары Уфа моторлар эшләү заводында токарь булып эшли[1]. 21 яшендә генә Уфа сәнгать училищесына килә, Ф. Сәгыйтова классында укый. Аннары Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый.

Җырчы берничә тапкыр үз тамашачылары өчен соло концертлары белән чыгыш ясый. Ул башкорт композиторларының җырларын (З. Исмәгыйлев, «Былбылым»; Х.Әхмәтов, «Туган авылым»; Б.Гайсин, «Ике аккош»; А.Туктаголов, «Күңел») һәм башкорт халык җырларын («Бала карга», «Шәүрә», «Сандугач» һәм башкалар) беррәттән зур осталык белән җырлый[2].

Миңзифа Искужинаның концерт программалары һәрвакытта бай һәм масштаблы, үзенең җырларын «Далан» эстрада төркөме, Башкортстан Республикасының халык инструментлары милли оркестры, филармониянең эстрада-джаз оркестры һәм Башкортстан Республикасының академия хор капелласында җырлый[2].

«Далан» эстрада төркеме вокалисткасы буларак[3] Төркия Республикасында Башкортстан көннәрендә (Истанбул, 2006-2008), Сарытауда, Мәскәүдә, Ырымбурда (2007), Санкт-Петербургта (2008) лаеклы чыгыш ясады[2].

«Рәсәй Федерациясе башкортлары» Федераль программасы чикләрендә Рәсәй төбәкләре буенча сабантуйларда катнаша һәм гастрольләргә чыга.

Тәбигатьтән бирелгән абсолют ишетү сәләте аңа вокаль материалны кыенлыксыз үзләштерү, башкарылган әсәрне тамашачыларга түкми-чәчми җиткерү өчен зур мөмкинлек бирә, ул һәрвакыт репертуарын яңартып тора, үз осталыгы өстендә даими эшли[3].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган артисты
  • «Язгы тавышлар» республика конкурсы лауреаты[3].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Баймаҡ еренең күренекле улдары һәм ҡыҙҙары. Библиографик белешмә. Баймаҡ ҡалаһы. 2010 йыл, 63 бит.
  2. 2,0 2,1 2,2 https://bashmusic.net/ru/music/ispolniteli-music-profile/view/playlist/id/293 Искужина Минзифа Усмановна
  3. 3,0 3,1 3,2 ИСКУЖИНА Минзифа Усмановна

Чыганаклар үзгәртү

Видеоязмалар үзгәртү