Хөрмәтулла Үтәшев

Хөрмәтулла Үтәшев, Хөрмәтулла Газзали улы Үтәшев (баш. Хөрмәтулла Ғәззәли улы Үтәшев, 1959 елның 23 ноябре, СССР, РСФСР, БАССР, Хәйбулла районы Солтангуҗа (Таштугай)) – драма театры артисты, куючы режиссёр. БР (1995) һәм РФ (2008) халык артисты. С. Юлаев премиясе (2002) лауреаты. «Алтын битлек» премиясе номинанты (2008).

Хөрмәтулла Үтәшев
Туган телдә исем Хөрмәтулла Газзали улы Үтәшев
Туган 23 ноябрь 1959(1959-11-23) (64 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Хәйбулла районы, Таштугай
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре драма артисты
Бүләк һәм премияләре Дуслык ордены (РФ)
РФ халык артисты
РФ халык артисты
Салават Юлаев премиясеБашкортстанның халык артисты ― 1995

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1959 елның 23 ноябренда БАССР Хәйбулла районы Солтангуҗа (Таштугай) авылында туган. Стәрлетамакта мәдәни-агарту укуханәсен, Уфа сәнгать институтын (Ф. Касыймова курсы) (1986), БАГСУ (2005) тәмамлаган. Сарытауда химия гаскәрләрендә хәрби хезмәттә була.[1]

«Иҗади чакыру» хәйрия чарасында (2014) катнаша.

Иҗаты үзгәртү

 
«Чыңгызхан сере» фильмының постеры

Күпчелек уйнаган рольләре — романтик рухтагы, каршылыклы холыклы каһарманнар. Шулай ук көлкеле рольләрне дә фарс һәм гротеск тирәнлегендә оста башкара. «Хатынымның исеме Морис» (Р. Шарт), «Алдан түлим» (Н. Птушкина), «Бенжамент институты» (Якоб фон Гунтен, Р. Вальзер), «Маугли» (Р. Киплинг) әсәрләрен тәрҗемә итә.[3]

Уйнаган спектакльләре үзгәртү

М. Гафури театры үзгәртү
  • «Утлы өермә» Ә. МирзаһитовАйтуган (дебют, 1986)
  • «Башкорт туе» — Юлдыбай
  • «Ай тотылган төндә» М. КәримАкъегет, Ырыскол би
  • «Салават. Өн аралаш 7 төш» М. КәримСалават
  • «Төнге кунак» Ф. БогдановМәлик
  • «Шәйморатов-генерал» Ф.БүләковШәйморатов
  • «Чыңгызханның соңгы төяге» Н. Абдыкадыров — Тимучин-Чыңгызхан
  • «Диләфрүзгә дүрт кияү» Т. МиңнуллинҖәмил
  • «Талак, талак!» Ф.БүләковЖора
  • «Бибинур, ах, Бибинур Ф.БүләковСтенька Разин
  • Нәркәс И. Юмагулов — Сынтимер би
  • «Искитмәле мөгезле шәп ир» Ф. Кроммелинк — Петрюс
  • «Медея» Еврипид — Эгей
  • «Елый белмәгән хатын» (Филумена Мартурано) Э. Де Филиппо — Доменико
  • «Кәккүк оясы» (Полёт над гнездом кукушки) К. Кизи — Мак-Мерфи
  • «Хатынымның исеме Морис» Р. Шарт — Труабаль
  • «Мактымсылу, Әбләй һәм кара юрга» Т.Гарипова — Нөгеш
  • «Әхмәтзәки Вәлиди Туган» Н. АсанбаевАтатөрек
  • «Җаным, иртәгә яңа көн туар» Я. Пулинович — Вадим Робертович
  • Руди-Never-off А. Абушахманов — Хәмит Нуриев, укытучы, Щелков
  • «Мулла» Т. МиңнуллинСамат
  • «Әллә хатын, әллә җен» Т. Москвина — Борис Шилкин
  • «Шәүрәкәй» М. Бурангулов — Юлкотлы
  • «Эдип патша» Софокл — Эдип сукырайгач
  • «Кара йөзләр» М.ГафуриАхун хәзрәт[4]

Куйган спектакльләре үзгәртү

Салават драма театры үзгәртү
  • 1995 «Маугли» Р. Киплинг
М. Гафури театры үзгәртү
  • 2013 «Февраль.Буран» З. Буракаева

Фильмографиясе үзгәртү

Башкортстан киностудиясе үзгәртү

  • 2001 «Авыл өстендә җәйгор» (Радуга над деревней) — Мәүлет

«Каропрокат» һәм «Ургэл В» киностудиясе үзгәртү

«Алтын битлек» премиясе фестивале үзгәртү

 

2008Уфа драма театрында Кен Кизи әсәре буенча Айрат Абушахманов куйган «Кәккүк оясы» (Пролетая над гнездом кукушки) спектаклендәге Мак-Мерфи роле өчен «Иң яхшы башкарылган ир-ат роле» номинациясендә «Алтын битлек» премиясенә тәкъдим ителә.[5]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • РФ халык артисты (2008)
  • РФ атказанган артисты (1998)
  • БР халык артисты (1995)
  • БР атказанган артисты (1992)
  • Салават Юлаев премиясе (2002)
  • Рәми Гарипов премиясе (2013)
  • 2002 ― «Нәүрүз» төрки халыклар театрлары фестивале (Казан) — лауреат
  • 2003 ― «Арт-Ордо» төрки халыклар театрлары фестивале (Бишкәк) — лауреат
  • 2006 ― «Туганлык» төрки телле театрлар фестивале (Уфа) — лауреат
  • 2008 ― «Алтын битлек» премиясе фестивале (Мәскәү) — номинант (диплом)
  • 2021 ― Дуслык ордены (РФ) ― мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге фидакарь эшчәнлеге өчен[6]

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Хөрмәтулла Үтәшев белән әңгәмә 2016 елның 4 март көнендә архивланган.(рус.)

Искәрмәләр үзгәртү