Алсу Бәхтиева
Алсу Бәхтиева (26 июль 1970 ел) — театр актёры, җырчы. 1993 елдан Арыслан Мәбәрәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт театры, 2000 елдан — Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры актеры. Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2004). Башкортстан Республикасының халык артисты (2021)[1].
Алсу Бәхтиева | |
---|---|
Туган | 26 июль 1970 (54 яшь) БАССРның Баймак районы Югары Таулыкай авылы |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Һөнәре | театр актеры, җырчы |
Бүләк һәм премияләре | Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2004), Башкортстан Республикасының халык артисты (2021). |
Биографиясе
үзгәртүАлсу Исмәгыйль кызы Бәхтиева 1970 елның 26 июлендә БАССРның Баймак районы Югары Таулыкай авылында ишле гаиләдә алтынчы бала булып туган[2]. 8-нче классны тамамлаганнан соң Сибай педагогия училищесына башлангыч класслар бүлегенә укырга керә.
1989 елда Уфа дәүләт сәнгать институтынының театр факультетына керә. Шул ук вакытта «Кәрвансарай» фольклор-эстрада төркемендә үзенең вокаль карьерасын башлый[3]. 1993 елда институтны кызыл диплом белән тәмамлагач, Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт драма театрына эшкә җибәрелә. Монда Алсу Бәхтиева бик матур, нәфис образлар тудыра, халык аны бик җылы кабул итә.
Сибай театрында уйнаган рольләреннән: Әсифә (Б. Исхуҗин, «Соңгы Акчарлак»,) Саҗидә (К. Тинчурин, «Казан сөлгесе»), Наза (Б. Бикбай, З. Исмәгыйлев «Кодача»), Гөлсәрия (Г. Әхмәтхуҗина, «Абыстай»), Диләрә (Ф. Бүләков, «Кызлар ни өчен елый»), Сәйдә (И. Абдуллин «Тиле яшьлек»), Шарлотта (Мольер, «Дон Жуан»), Гөлзифа әби (Р. Кинҗәбаев, «Их, Байтимер дуҫ»), Ак тавык (Г. Юнысова, «Очып булмый канатсыҙ»)[3].
2000 елда сәләтле актриса Башкортостанның башкаласына күчә һәм Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында эшли башлый.
Алсу Бәхтиева республика халкына җырчы буларак билгеле.
Академия театрындагы рольләре
үзгәртү- «Мөхәббәт карагы» (Ф. Бүләков) — Җәмилә
- «Нәркәс» (И. Йомагулов) — Тимерханның әнисе, ырымчылыр
- «Әхмәтзәки Вәлиди Туган» (Н. Асанбаев) — Бүләкбикә, Фәдимә
- «Шәүрәкәй» (М. Бурангулов) — Сабира, чәчән кыҙ
- «Кодача» (Б. Бикбай, З. Исмәгыйлев) — Шәмсия
- «Урал Батыр» эпосы — Алсу
- «Эй, кешеләр, сөйкемле кешеләр» (В. Шукшин) — сатучы, Максимның хатыны
- «Озын-озак балачак» (М. Кәрим) — Ниса
- «Салават» (М. Кәрим) — Мария
- «Башмагым»(Х. Ибраһимов) — Маһруй
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Радий Хабиров наградил работников культуры и искусства Башкортостана
- ↑ ӘЙТКӘНДӘРЕМ КИЛӘ АЛДЫМА(үле сылтама)
- ↑ 3,0 3,1 Баймак районының күренекле уллары һәм кызлары. Библиографик күрсәткеч. Башкортстан Республикасы, Баймак каласы, 2010 ел
Әдәбият
үзгәртү- Баймакская Энциклопедия / гл.ред. И. Х. Ситдыйков — Уфа: Башк.энцикл., 2013. — 640 с.: ил., карты, ноты.
Сылтанмалар
үзгәртү- ӘЙТКӘННӘРЕМ КИЛӘ АЛДЫМА(үле сылтама)
- Баймак районының күренекле уллары һәм кызлары. Библиографик күрсәткеч. Башкортстан Республикасы, Баймак каласы, 2010 ел.