Гүзәл Үлмәскулова

Башкортстанның атказанган артисты, җырчы (сопрано)

Гүзәл Үлмәскулова, Гүзәл Кашшаф кызы Үлмәскулова (баш. Гүзәл Ҡашшаф ҡыҙы Үлмәҫҡолова, 1965 елның 12 марты, СССР, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Аргаяш районы, Иске Соболева2022 елның 17 апреле, РФ, БР, Уфа) – җырчы (сопрано), Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе солист-вокалисты (1995―2022), Башкортстанның атказанган артисты (2008).

Гүзәл Үлмәскулова
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Гүзәл Кашшаф кызы Үлмәскулова

Туу көне

12 март 1965(1965-03-12)

Туу урыны

СССР, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Аргаяш районы, Иске Соболева

Үлү көне

17 апрель 2022(2022-04-17) (57 яшь)

Үлү урыны

РФ, БР, Уфа

Эшчәнлек еллары

1995―2022

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

укытучы, җырчы

Моң

сопрано[d]

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

Башкортстан дәүләт филармониясе

Бүләкләр

Башкортстанның атказанган артисты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1965 елның 12 мартында Чиләбе өлкәсе Аргаяш районы Иске Соболева авылында иҗатка гашыйк, музыкаль, күп балалы гаиләдә туган. Нәселләре – педагоглар һәм мәдәният хезмәткәрләре династиясе. Әтисе башкорт, әнисе татар милләтеннән. Абыйсы – авылда имам, алты кыз туганы бар. Әтисе курайда, әнисе мандолинада уйнаган. Гаиләсе, Чиләбе өлкәсендә бәйгедә гаилә коллективы белән катнашып, Гран-при да алган. Гүзәл кечкенәдән җырга тартылган. Биш яшендә үзлегеннән аккордеонда уйнарга өйрәнгән. Әмма укытучы һөнәрен сайлап, башта Чиләбедә педагогика училищесы тәмамлаган, соңрак пединститутта читтән торып укыган. Педагогика училищесыннан соң күпмедер вакыт үзенең туган авылы мәктәбендә эшләп ала. Чиләбедә педагогик училищеда укыганда, Нәзифә Хәбибуллина оештырган татар-башкорт җыры ансамблендә солист буларак катнаша. Якташлары профессор Дамир Җәвәт улы Вәлиев (1940―2002) Гүзәлнең тавышын ошатып, аңа Уфада училищега керергә тәкъдим итә. Музыка белеме булмаса да, аны Уфа сәнгать училищесының вокал бүлегенә икенче курска алалар. 1995 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал сәнгать кафедрасын тәмамлаган (профессор Миләүшә Гали кызы Мортазина классы) [1].

Укыган елларында ук «Язгы көйләр-95» башкорт җыры конкурсы лауреаты булган. 1995 елдан Х. Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясенә музыкаль-әдәби лекторий солисты булып эшкә урнаша. Гүзәл Үлмәскулова үзенең концертларында Көнбатыш һәм рус композиторларының классик әсәрләрен, романслар, халык җырларын, бүгенге көн композиторлары әсәрләрен, балалар өчен җырлар, рус, чит ил, татар һәм башкорт композиторлары җырларын башкарган. Күп кенә республикакүләм бәйрәм чараларында, төрле юбилей кичәләрендә катнашып килгән. Россия концерт берләшмәләре берлеге әгъзалары – Россия филармонияләре директорлары каршында чыгыш ясап, югары бәя алган. Мәскәү, Волгоград, Ырынбур, Йошкар-Ола, Чиләбе һ. б. шәһәрләргә даими гастрольләр белән барган. Ике тапкыр Төркиядә башкорт милли сәнгатен тәкъдим иткән һәм республика сәнгать осталары белән Словакиягә, Алманиягә барган [2].

Үлеме үзгәртү

2022 елның 17 апрелендә 58нче яшендә коронавирустан өзлегү нәтиҗәсендә вафат (2021 елның мартында коронавирус белән авырган булган). 18 апрель көнне Башкортстан филармониясендә хушлашу мәрасиме уза. 19 апрельдә туган ягы – Чиләбе өлкәсе Аргаяш районы Иске Соболева авылында җирләнгән [3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Кызы Земфира, оныклары.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү