Владимир Абросимов

Абросимов Владимир Сергеевич (10 октябрь 1948 ел15 август 2018 ел) — театр актеры, режиссер. Русия Федерациясенең атказанган (2007), Башкортстан Республикасының халык (2003) һәм атказанган (1998) артисты.

Владимир Абросимов
Туган 10 октябрь 1948(1948-10-10)
Химки, Мәскәү өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлгән 15 август 2018(2018-08-15) (69 яшь)
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре театр актеры, театр режиссеры

БиографиясеҮзгәртү

Владимир Сергеевич Абросимов 1948 елның 10 октябрендә Химки шәһәрендә туган.

1975 елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетын (педагог — Г. Г. Гыйләҗев), 1991 елда Б. В. Щукин исемендәге Югары театр училищесының режиссерлык бүлеген тәмамлый (А. М. Поламишев курсы).

19751990 елларда һәм 1993 елдан алып Абросимов Владимир Сергеевич Башкортстан Республикасы Рус дәүләт академия драма театры артисты. 1990 елда Уфада Яшь тамашачылар театрында режиссер булып эшли. 19911993 елларда — Чита өлкә драма театры режиссеры.

Режиссер буларак, түбәндәге спектакльләр куя: «Хрустальный башмачок» (К. Габбе), «Сыщик» (А. Линдгрен), «Маленький призрак» (М. Машаду), «Мистер лягушонок» (Г. Арсентьев һәм И. Голубева).

Спектакльләрдә рольләреҮзгәртү

Толик («Долги наши», Я. Э. Володарский; дебют, 1974),

Иван Коломийцев — М.Горький, «Последние»;

Леандро — Д.Флетчер, Ф.Мессинджер, «Испанский священник»;

Миша Ерофеев — В.Астафьев, «Прости меня!»;

Паскуалино — Эдуардо де Филиппо, «Рождество в доме синьора Купьелло»;

Пирогов — Н. В. Гоголь, «Ах, Невский!»;

Присыпкин — В.Маяковский, «Клоп»;

Шмага — А. Н. Островский, «Без вины виноватые»;

Жених — Б. Брехт «Мещанская свадьба»;

Лаэрт — У. Шекспир, «Гамлет»;

Семен Семенович Двоеточие — М. Горький, «Дачники»;

Хозяин — М. Ладо, «Очень простая история»;

Томбовский Шелест Вениаминович — А.Иванов, «Несерьезные намерения»;

Ибраһим — Э. Э. Шмитт, «Ибраһим әфәнде һәм Коръән чәчкәләре»;

Хикәяче,Судья Аздак, Лаврентий — Б.Брехт, «Кавказский меловой круг»;

Игрок — М. Ю. Лермонтов, «Маскарад»;

Мистер Веласко — Нил Саймон, «Босиком по парку»;

Чаппа — Эдуардо де Филиппо, «Неаполь — город миллионеров»;

Хусто — А. Портес, «Все кувырком».

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләреҮзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1998 й.),
  • Русия Федерациясенең атказанган артисты (2007 й.),
  • Башкортстан Республикасының халык артисты (2003 й.)
  • «Театр язы» Республика фестивалендә тәнкыйть призына лаек була («Семейный портрет с посторонним» спектаклендәге Тимофей роле өчен) (Стәрлетамак, 1995 й.);
  • «Иң яхшы ирләр роле» (Лаврентий һәм Аздакның «Кавказский меловый круг» спектаклендә хикәяче роле өчен) «Матбугат-2003» рейтингы буенча (Уфа).

СылтамаларҮзгәртү

Статья в электронной версии Башкирской энциклопедии(үле сылтама)