Башкортстан Рус дәүләт академия драма театры

Башкортстан Рус дәүләт академия драма театры(баш. Башҡортостан Республикаһы Урыҫ дәүләт академия драма театры) — Башкортстанның башкаласы Уфада урнашкан Хезмәт Кызыл Әләм орденлы драма театры.

Башкортстан Рус дәүләт академия драма театры
Нигезләнгән 1875

Тарихы үзгәртү

1772 ел — Уфада беренче театр тамашасын сөргендәге поляк интеллегенциясе, сәхнәне тиз генә оештырып, күрсәтә.

1841 ел — Антрепренер (шәхси театр тоткан кеше) Н. А. Соколовның беренче профессиональ театр труппасы эшли башлый.

1861 ел — Уфада беренче театр бинаһы төзелә. Ул хәзерге Матросов, З.Вәлиди, Цюрупа, Тукай урамнарының квадратында урнашкан була. Театр 400 урынлык тамашачыга исәпләнгән була.

1861 елгы Җөмһүрият рус драма театры ачылган ел дип исәпләргә була.

18901891 елның кышында театрда Семенов-Самарский опера театры чыгыш ясый, бу операда әлегә берәүгә дә таныш булмаган Федор Шаляпин хорда җырлый.

1891 елның 31 декабрендә театрда янгын чыга.

1894 елда Уфада билгеле хәйрияче, спирт-аракы һәм сыра заводлары хуҗасы В. А. Веденеев агачтан җәйге театр бинасын төзеп бирә. Үкенечкә каршы, бу бина безнең көннәргә кадәр сакланмаган.

Совет чоры үзгәртү

Совет хөкүмәтенең 1919 елның 26 августы «Театр эшен берләштерү» дигән декреты нигезендә дәүләт театр конторасы оештырыла. Театрны ачу 1919 елның 7 ноябрендә үтә. Бу көндә Октябрь революциясенең 2 еллыгына «Азатлык» исемле коммунистик апофеоз (дан) һәм Р. Ларның «Король Арлекин, яки тәхеттәге шамакай» («Король Арлекин, или Шут на троне)» трагикомедиясе күрсәтелә.

19311941 еллар театрның үсеш еллары. Бу елларда театр 150 әсәрне сәхнәләштерә. 1935 елда рус сәхнәсендә беренче тапкыр башкорт пьессасы — А. Таһировның «Алатау» драмасы куела.

1939 елдан 1982 елга кадәр театр Гоголь урамындагы бинада урнаша (хәзерге Башкорт дәүләт филармониясе). 1982 елда театр Октябрь проспектындагы яңа, техник яктан җиһазландырылган бинага күчә.

1981 елда театр Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә, ә 1998 елда Россия Федерациясенең мәдәнияте һәм сәнгатен үстерүгә керткән саллы өлеше өчен аңа «Академиягә театры» дигән югары һәм мактаулы исем бирелә.

Театр — Бөтенрусия һәм халыкара театр фестивальләре лауреаты.

Сылтамалар үзгәртү