Төп менюны ачу

Илһам Вәлиев, Илһам Фәһим улы Вәлиев (1975 елның 19 июле, ССРБ, РСФСР, БАССР, Чакмагыш районы, Имәнлекүл) – татар опера җырчысы (тенор). Башкортстанның атказанган җырчысы (2008), Башкортстан республикасы Ш. Бабич исемендәге премия лауреаты (2009), «Алтын битлек» фестиваленең махсус бүләк иясе (2012).

Илһам Вәлиев
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Илһам Фәһим улы Вәлиев

Туу көне

19 июль 1975(1975-07-19) (44 яшь)

Туу урыны

Башкортстанның Чакмагыш районы, Имәнлекүл авылы

Эшчәнлек еллары

2003 — х. в.

Дәүләт

Русия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Моң

тенор

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

опера

Коллективлар

Башкорт дәүләт опера һәм балет театры

Хезмәттәшлек

Екатеринбур дәүләт опера һәм балет театры,
М. И. Глинка исемендәге Чиләбе опера һәм балет театры,
П. И. Чайковский исемендәге Пирем опера һәм балет театры,
Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры

Бүләкләр

«Алтын битлек» премиясе

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлҮзгәртү

Илһам Вәлиев Чакмагыш районының Имәнлекүл авылында 1975 елда туган.

Уфа авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә, укуын тәмамламыйча, хәрби хезмәткә алына. Дүрт ел сәнгать училищесында укый. 2004 елда Уфа сәнгать академиясен «соло җырчысы» белгечлеге буенча тәмамлый. 2002 елда 3нче курста укыганда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында эшли башлый. Беренче партиясен С. Рахманиновның «Алеко» операсында җырлый (яшь чегән).

2010 елдан Екатеринбур опера һәм балет театрында эшли. Гаиләсе Уфада кала. 2016 елда, Р. Хәмитов чакыруы буенча Башкорт дәүләт опера һәм балет театрына кайта.[1]

ГаиләсеҮзгәртү

Өйләнгән (хатыны - Ләйсән), өч баласы бар (Хәйдәр, Зөһрә, Искәндәр). Илһам Вәлиев үзенең балаларына татар җыр сәнгатенә зур өлеш керткән җырчыларның исемнәрен кушкан (Хәйдәр Бегичев, Зөһрә Сәхәбиева, Искәндәр Биктаһиров).

БүләкләреҮзгәртү

  • Башкортстанның атказанган артисты (2008)
  • Ш. Бабич исемендәге премия (2009) — «операларда Сөендек, Салават, Ленский, Пинкертон, Альфред, Фауст партияләрен башкаруы өчен»
  • «Алтын битлек» премиясе (2012) — «музыкаль театр жюриеның махсус бүләге» номинациясендә, «Екатеринбург опера һәм балет театрында куелган С. С. Прокофьевның «Любовь к трем апельсинам» операсында Принц партиясен башкаруы өчен»
  • Свердлау өлкәсе губернаторының премиясе

Шулай ук карагызҮзгәртү

ЧыганакҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү