Радик Динәхмәтов

җырчы, музыкант-флейтачы (Уфа, Россия)

Радик Динәхмәтов, Радик Биктимер улы Динәхмәтов (1965 елның 2 апреле, СССР, РСФСР, БАССР, Дүртөйле районы, Әсән) ― җырчы, музыкант (флейтачы), Башкортстан филармониясе солисты, Башкортстанның атказанган (2020) һәм халык (2023) артисты. Махсус хәрби операциядә катнашучы, Таһир Кусимов исемендәге ирекле батальон сугышчысы.

Радик Динәхмәтов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Радик Биктимер улы Динәхмәтов

Туу көне

2 апрель 1965(1965-04-02) (59 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, БАССР, Дүртөйле районы, Әсән

Эшчәнлек еллары

1986 ― х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы, музыкант

Кораллар

флейта

Жанрлар

халык җырлары, эстрада көйләре, мөнәҗәтләр

Коллективлар

Гафури театры
«Риваять» төркеме
Башкортстан филармониясе

Бүләкләр

БР атказанган артисты - 2020БР халык артисты - 2023

Радик Динахметов Татар-Башкорт музыкасы

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1965 елның 2 апрелендә Дүртөйле районы Әсән авылында туган. Әтисе Биктимер улы кечкенә чакта ук мәрхүм булган. Әнисе Әсәндәге кирпеч заводы төзелешендә эшләгән. Малайны тәрбияләү белән әбисе шөгыльләнгән. Гаиләдә кече сеңлесе дә үскән. 3нче сыйныфка кадәр Әсәндә укыган[1].

Җырга-моңга тартылу нәселдән килә: авылда беренче егет булган әтисе гитарада уйнаган, әнисе матур җырлаган, заманында хәтта җырчы булып китәргә теләгән, әмма үз әнисе җибәрмәгән. Радик 1976 елда, 9 яшьтә үк, авылдан чыгып китеп, хәрби дип әйтерлек кырыс режимлы Уфа музыка мәктәп - интернатына, флейта классы буенча укырга керә. Шуннан соң ул флейтада уйный башлый. 1989 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган (укытучысы С. А. Мөхәммәтҗанова).

Хәрби хезмәтен 1983 елда Волгоград өлкәсенең Волжский шәһәрендә, инженер гаскәрләрендә үтә[2]. Хәрби билетында (код белән) «тынлы оркестр музыканты» дип язылган.

1986 елдан Башкорт академия драма театры оркестрының җырчысы һәм музыканты, анда 10 ел хезмәт итә. Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева, якташы Илсөяр Газетдиновалар белән, музыкант буларак, концертлар куеп йөргән. 13 ел милли симфоник оркестрда, тагын 10 ел — Башкортстанның ҖҮФХИ (УФСИН) каршындагы хәрби оркестрда эшләгән.

1994 елда театрдан китеп, 13 кешелек «Риваять» төркеме җыеп, мөстәкыйль эшли башлаган. Татарстанга да килә. 1995 елда Казанда, «Казан» милли-мәдәни үзәгендә, үзәк җитәкчесе Ринат һәм Камал театры директоры Шамил Закировлар ярдәмендә зур уңыш белән 10 концерт биргән. Җырлары радио һәм телевидениедә күренә башлый.

Артист ике телдә җырлый, татар һәм башкорт халык җырларын, композиторлар әсәрләрен башкара. Халык арасында популяр иткән җыр ― «Әлдә син бар әле дөньяда» (Шәриф Биккол сүзләре, Байрас Абдуллин көе). «Зәңгәр күзле кызны сагынам» (авторлары Дилә Булгакова, Риф Арысланов), «Күрше хакы ― тәңре хакы» (авторлары Роберт Тимербаев белән Рамил Чурагулов), «Таң атканда», «Бүген ярат мине» кебек җырлары тамашачыларда танылу алган. Рэп стилендә дә җырлаган, мәсәлән, Рим Хәсәновның «Син кайгырма, ялгызың булганыңа» җырын. 1991 елдан башлап, М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының кайбер спектакльләрендә мөнәҗәтләр башкара башлаган, хәзер дә, бигрәк тә дини бәйрәмнәрдә, мөнәҗәт әйтә («Сабырлык», «Бисмиллаһи», «Фани дөньяда» һ.б.). Радик 7 аудиоальбом, 4 CD-диск һәм 4 видеоальбом чыгарган. Аның иҗаты 1990―2000 елларда аеруча популярлык казанган, ул вакытта аның җырлары музыкаль радиоканалларның даими ротациясендә булган[3].

Иҗатында гаилә хәле буенча 18 елга тәнәфес була, сольный концертлар бирми. Башкортстан филармониясендә беренче тынлы оркестр ачылу белән, шунда чакырылып, 6 ел филармониянең тынлы оркестрында музыкант буларак хезмәт куя. 2015 елда, үзенең юбилей елында, үзәгендә татар һәм башкорт шагыйрьләренең шигырьләре урын алган кичә-моноспектакль тәкъдим иткән[4]. Шулай ук «Кеше» дип аталган шигырьләр җыентыгын чыгарган [5].

2023 елның июль аенда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, үз теләге белән махсус хәрби операциягә языла. Хәрби оркестрга музыкант булып китмәкче була, әмма оркестр оештырылмый, Самар өлкәсендә өйрәнүләр вакытында, аны медицина взводына машина йөртүче-санитар вазыйфасына билгелиләр, ул урында ярдәм күрсәтергә һәм яралыларны госпитальгә алып чыгарга тиеш булган[6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Шәхси тормышы

үзгәртү

Өйләнгән, булачак хатыны белән институтта укыган вакытта танышкан. Хатыны Динара ― музыка белгече, балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли. Гаилә 2017 елда таркалган[11]. Кызы Сабина[12], нефть институтында укыган, архитектор-дизайнер, үзенең компаниясе («Partitura» студиясе) бар, Сабинаның ире Әнвәр, кызлары Айлин. Улы Даян (2005) [13], виолончелист, сәнгать институтында укый.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Радик Динахметов: биография, личная жизнь, жена и дети. Истории успешных людей(рус.)
  2. Андрей Бирюков. Вместо флейты — автомат. УФА1.ру, 26.07.2023(рус.)
  3. Заслуженный артист РБ Радик Динахметов ушел служить по контракту в зоне СВО. Медиакорсеть, 23.07.2023(рус.)
  4. Ганс Хәкимов. Радиктың уңышлы алымы. «Башкортостан», 26.05.2015(башк.)
  5. Литературное знакомство, 2021, Дюртюлинский район
  6. Андрей Бирюков. Как заслуженный артист Башкирии Радик Динахметов служит на СВО. УФА1.ру, 14.11.2023(рус.)
  7. Мөнир Вафин. Сәнгатебез имамы. «Тулпар», 2.10.2020
  8. Азат Гиззатуллин. Глава Башкирии наградил участников СВО. Башинформ, 20.11.2023
  9. Музыканту, который отправился на СВО, присвоили звание народного артиста Башкирии. УФА1.ру, 20.11.2023(рус.)
  10. Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтовка Генерал Шәйморатов орденын тапшырганнар. Татар-информ, 19.07.2024
  11. Гөлназ Хәбибуллина. Махсус операциягә киткән Радик Динәхмәтов: «Якыннарымның берсе дә «барма» дип әйтмәде». Интертат, 26.07.2023
  12. Сабина Динахметова ВRонтакте
  13. Даян Динахметов ВКонтакте

Сылтамалар

үзгәртү