Әсән (Дүртөйле районы)
Әсән (рус. Асәново) — Башкортостанның Дүртөйле районындагы татар авылы, авыл җирлеге үзәге. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 1479 кешенең яшәве мәгълүм. Күәш елгасы өстенә урнашкан.
Әсән | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Асяновский сельсовет[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Асяновский сельсовет[d] һәм Бөре өязе |
Халык саны |
1662 (2002)[2], 1661 (2009)[2], 1479 (2010)[3] |
Почта индексы | 452315 |
Тарихи мәгълүмат
үзгәртүБеренче мәртәбә Әсәнлеләрнең җиргә хокук турындагы материалларда искә алына. Анда язылганча, типтәрләр Җәлдәк вулысы җирләренә Ɵфə төбәк кәнсәләриясе тарафыннан урнаштырылган.[4]
Әсән мәдрәсәсе
үзгәртүXX гасыр башында авыл ике мәхәлләгә бүленгән. Берсе кадими, икенчесе — җәдиди була. Җәдит ягындагы икенче мәхәллә мәчетендә имам булып Шәехзадә Бабичның атасы Мөхәммәтзакир хәзрәт тора. Мәчет янында гына ике катлы мәдрәсә, тулай торак, ашханә, келәтләр. Мәчетне дә, мәдрәсәне дә Дүртөйле төбәгендә иң бай һәм укымышлы кешеләрнең берсе булган Сәхипзадә Мәкъсүтов салдырган. IV Дәүләт думасына депутат булып сайланган алдынгы карашлы бай Әсәндәге мәдрәсәне тирә-як төбәкнең мәдәният, мәгърифәт үзәгенә әверелдерә. Хуҗасы исеме белән, «Мәдрәсәи Максуди» дип йөртелгән уку йортында яңача предметлар укытыла; мөгаллимнәр арасында Ɵфəдан, Казаннан, Eкатиpинбуртан килгән зыялылар да була.
300ләп шәкерт укыган шушы мәдрәсәдә 1904—1906 еллар тирәсендә чып-чын татар ᴛияᴛыры барлыкка килә. Дәреслекләр, уку әсбаплары юнәтү, шәкертләрнең өс-башларын карап, тамакларын туйдыру белән генә чикләнмичә, Сәхипзадә Максудов үз мәдрәсәсендә ᴛияᴛыр почмагы да булдыра, сәхнә мәйданчыгы эшләтеп, аны затлы чаршау белән җиһазлап куя. Бабич бик тиз арада Әсәндәге татар ᴛияᴛырының җанына әверелә.
«Мәдрәсәи Максуди» шәкертләре Г.Камалның яңа чыккан пьесасы «Беренче ᴛияᴛыр»ны Дүртөйлегә барып куялар. Бу бистәдә «Икбал» дигән зур көтепханә эшли. спиктәкеᴫ шул көтепханә залларының берсендә куела. Шәехзадә Хәмзә бай ролен башкара.[5]
Атаклы кешеләр
үзгәртү- Шәехзадә Бабич (1895-1919) – шагыйрь
- Галимҗан Гыйльманов (1957) – шагыйрь
- Радик Динәхмәтов (1965), җырчы, музыкант (флейтачы), БР халык артисты (2023). СВОда катнашучы.
Икътисад һәм социаль тармак
үзгәртүУрта мәктәптә 2006 елга кадәр татарча гына укытылды, башкортлаштыру сәясәте сәбәпле рус теленә күчәргә мәҗбүр булганнар.
СПК колхоз "Әсән", ГУП "Әсән" кирпеч ɜавуᴛы (дивар материаллары, кирпеч)
Мәдәният
үзгәртүБашкортстан җɵмһүрᴎятсының милли әдәбият музее филиалы - Шәехзадә Бабичның Йорт-музее бар.
"Сердәш" вокальный ансамбле - "Түгәрәк уен" татар фольклорының II Бөтенроссия фестиваленең Лауреаты (Төмән, 2009).
Демография
үзгәртү2002[2] | 2009[2] | 2010[3] |
---|---|---|
1662 | ↘1661 | ↘1479 |
2002 елның халык исәбен алу буенча авыл халкының 49%ы башкорт, татарлар 47%.
Географик урынлашу
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ ОКТМО
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
- ↑ 3,0 3,1 Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан
- ↑ http://www.ufagen.ru
- ↑ Кем ул Шәехзадә Бабич? / Ялкын журналы.