Күәш — елга, Агыйдел елгасының сул кушылдыгы. Чакмагыш районы Васильевка авылы тирәсендә башлана. Чакмагыш, Илеш (чиге буйлап), Дүртөйле районннары буйлап көньяк көнбатыштан төньяк көнчыгышка таба ага. Дүртөйле районы Түбән Аташ авылы тирәсендә юнәлешен үзгәртә һәм төньякка таба ага, Көшел авылыннан 1 км еракта төньяк көнбатышка карап борыла һәм Агыйдел елгасына (тамагыннан 144 км еракта) коя. Озынлыгы 62 км, бассейн мәйданы 736 км². Башлыча кар суы белән туена. Елга тамагында уртача еллык су чыгымы 2,2 м³/с. Елга бассейны Кама-агыйдел убалы түбәнлегендә ята. Ландшафты соры урман туфрагындагы киң япраклы урманнардан, карасу соры урман туфрагындагы һәм юылган кара туфрактагы коры болыннардан тора. Бассейнның 8% ын урман, 65% ын сөренте җир били. Елгада Чакмагыш районы Тамъян авылы тирәсендә буа бар. кушылдыклары: уң — каргыш, Маньязы һ.б.; сул — Бөят-Язы, Наҗы, Сарыяз һ.б.

Күәш
География
АТБ Башкортстан
Ил Россия
Координатлар 55°32'19.75"тн, 54°42'54.29"кнч, 55°10'8.8"тн, 54°28'19.2"кнч, 55°32'57.1"тн, 54°47'29.8"кнч
РДСР 10010201612111100025605
Нинди сулыкка коя Агыйдел Edit this on Wikidata
Озынлык 62 километр Edit this on Wikidata
Карта

Чыганаклар үзгәртү