Шәриф Биккол (Бикколов Шәриф Сәгадәтулла улы)(1924-1995), — шагыйрь. 1924 елның 28 маенда, БАССРның Уфа кантоны, хәзер Башкортстанның Кырмыскалы районы Карлыман авылында туа. 1995 елның 3 сентябрендә вафат.

Шәриф Биккол
Туган телдә исем Бикколов Шәриф Сәгадәтулла улы
Туган 28 май 1924(1924-05-28)
Кырмыскалы районы
Үлгән 3 сентябрь 1995(1995-09-03) (71 яшь)
Уфа
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре драматург, журналист

Биографиясе

үзгәртү

1924 елның 28 маенда Башкорт АССРның Өфе кантоны, хәзер Кырмыскалы районы Карлыман авылында туган.

1937-40 еллар - Башкортстанның Дәүләкән педагогия училищесында укый.

1940-42 еллар - Салават районы Мияшәгәр җидееллык мәктәбе һәм Кырмыскалы районы Алайгыр җидееллык мәктебе укытучысы булып эшли.

1942 ел - Өфедә булган Зенит артиллериясенең Севастополь училищесында тизләтелгән уку курсы уза.

1942-44 еллар - Бөек Ватан сугышында катнаша. 3 нче Белоруссия фронтында сугыша.

1944 елда авыр яралана .

1944 елдан КПСС әгъзасы.

1945-49 еллар - Башкорт дәүләт педагогия институтында укый.

1949-52 еллар - Өфе театр техникумында укытучы һәм уку эшләре буенча җитәкче урынбасары.

1952-62 еллар - «ПИОНЕР» республика журналы һәм «Башкортостан пионеры» газетасы мөхәррире.

1962-95 еллар - Башкорт АССР Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе.

1995 елның 3 сентябрендә Өфедә вафат була, Башкортстанның Кырмыскалы районындагы Карлыман авылында җирләнгән.

Бүләкләре

үзгәртү

Тышкы сылтамалар

үзгәртү