Ринат Закиров
Ринат Закиров (Ринат Зиннур улы Закиров, 1 август 1948 (76 яшь), Нарат-Елга, Чистай районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1982), педагогия фәннәре нәмзәте, тарих фәннәре докторы. 1972-1980 елларда БЛКЯБның Татар өлкә кәмититендә, 1980-1988 елларда СБКФнең Татар өлкә кәмититенең агитация-пропаганда бүлеге мөдире урынбасары. 1988-1991 елларда В.И.Ленин исемендәге Үзәк музейның Казан филиалы директоры, 1991-2017[1] елларда «Казан» шәһәр мәдәни үзәге директоры. 2002—2020 елларда — Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе[2]. Татарстан Дәүләт шурасының 3 нче, 4 нче һәм 5 нче чакырылышлары депутаты.
Ринат Закиров | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Ринат Зиннур улы Закиров |
Туган | 1 август 1948 (76 яшь) Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Чистай районы, Нарат-Елга |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе→![]() |
Һөнәре | инженер-химик, сәясәтче |
Эш бирүче | Бөтендөнья татар конгрессы |
Җефет | Рузия Мотыйгуллина, РФ атказанган артисты |
Балалар | кызы Чулпан, «Казан» бию ансамбле сәнгать җитәкчесе |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() |
Гыйльми дәрәҗә: | педагогия фәннәре нәмзәте[d] һәм тарих фәннәре докторы[d] |
Сайт | zakirov |
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
- Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан)
- «Россия халыклары мирасына керткән хезмәте өчен» медале
- 2018 — «Дуслык» ордены (Татарстан) — «татар халкының рухи-әхлакый һәм мәдәни традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә, милләтләр арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш кертүе өчен»[3][4].
Гаиләсе
үзгәртүХатыны Рузия Мотыйгуллина, Камал театры актрисасы, РФ атказанган артисты (2001).
- Кызы Чулпан Закирова, «Казан» бию ансамбле сәнгать җитәкчесе.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://www.azatliq.org/a/28861142.html
- ↑ Ринат Закиров Татар конгрессы җитәкчесе вазифасыннан китте. Азатлык радиосы, 25.09.2020
- ↑ Ринат Закировны “Дуслык” ордены белән бүләкләү турында Указ чыкты.(үле сылтама) Татар-информ, 01.08.2018
- ↑ Ринат Закировны “Дуслык” ордены белән бүләкләү турында Указ чыкты. Бөтендөнья татар конгрессы сайты, 01.08.2018