Финә Вәлиева
Вәлиева Финә Мансур кызы (8 гыйнвар 1969 ел; БАССР, Тәтешле районы, Гәрибаш) — Уфа дәүләт «Нур» татар театры актеры (2003 елдан). 1999 елдан Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган (2003) һәм халык (2013), Татарстан Республикасының атказанган (2021) артисты.
Финә Вәлиева | |
---|---|
Туган | 8 гыйнвар 1969[1] (55 яшь) Гарибаш, Шулгановский сельсовет[d], Тәтешле районы, БАССР, РСФСР, СССР[1] |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Уфа дәүләт сәнгать институты |
Һөнәре | театр актеры |
Бүләк һәм премияләре |
Биографиясе
үзгәртүФинә Мансур кызы Вәлиева 1969 елның 8 гыйнварында БАССРның Тәтешле районы Гәрибаш авылында туган.
1996 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетында актерлар бүлеген тәмамлый.
Институт тәмамлаганнан соң Салават башкорт дәүләт драма театрында эшли, 2003 елдан бирле — Уфа «Нур» татар дәүләт театрында эшли.
Гаиләсе
үзгәртүИре Илдар — «Нур» театры режиссеры.
Спектакльләрдәге рольләре
үзгәртү- Әминә — «Гөлбәдәр», Ф. Бүләков,
- Чара «Не уходи в ночь», А. Винокуров,
- Галиябану — «Галиябану», М. Фәйзи,
- Пансионат тәрбияләнүчесе — «Җырчы кош», Р. Н. Гюнтекин,
- Маша — «Өч кыз үз, Еллар үткәч...», А. П. Чехов, Л. М. Зайкаускас сәхнәләштерүендә,
- Гөлшаян — «Страсти-мордасти», М. Әмир,
- Ана — «Чүлмәкче сере», А. Кашфуллин,
- Фания-Фена — «Күңелнең көмеш кыллар» Д. Салихов,
- Минзилә — «Вөждансыз апа», А. Иделбаев,
- Ямал — «Кияү», Х. Ибраһимов,
- Нурия — «Бер көн начала...», Э. Яһүдин
- Юлбикә — «Хатын түгел, ә шайтан», Д. Салихов,
- Нәгыймә — «Банкрот», Г. Камал.
Мактаулы исемнәре
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 Башкорт энциклопедиясе — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит
- ↑ Вәлиева Финә Мансур кызы. Нур театры
Чыганаклар
үзгәртү- Башкорт энциклопедиясе — Вәлиева Финә Мансур кызы 2016 елның 21 апрель көнендә архивланган.(Тикшерелгән 7 гыйнвар 2018)
Сылтамалар
үзгәртү- Язмыш ролләрне шулай бүлде 2013 елның 9 декабрь көнендә архивланган.
- Уфа дәүләт татар театры «Нур»