Кудашев Рөстәм Радик улы (13 февраль 1954 ел) — Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе аккомпаниатор-концертмейстер. Башкортстан Республикасының халык артисты (1999).

Рөстәм Кудашев
Туган 13 февраль 1954(1954-02-13) (70 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия

Биографиясе үзгәртү

Рөстәм Радик улы Кудашев 1954 елның 13 февралендә Уфа шәһәрендә туган.

1985 елда Уфа сәнгать училищесын (Л. Н. Бажанова класы), 1990 елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын (Р. М. Бикмөхәмәтова класы) тәмамлаган.

1972 елдан алып «Юбилейный» мәдәният сараеның музыка җитәкчесе, 1973 елдан — Башкорт дәүләт филармониясендә аккомпаниатор-концертмейстер булып эшли. Репертуарында башкорт һәм татар композиторлары әсәрләре, төрле халык кәйләре. «Ак болан», «Кыпчак кызы», «Күңел», «Сибай», «Чәчкәләр» инструменталь пьесалар, шулай ук халык җырлары эшкәртмәләре һәм башкалар авторы.

Фәридә Кудашева, Илһам Шакиров, Флүрә Килдейәрова, Мәгафүр Хисмәтуллин, Нәзифә Кадырова, Идрис Газиев, Вәхит Хызыров кебек артистларга кушылып уйный.

Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә Рөстәм Кудашев әсәрләрен фортепианода ялгыз башкара һәм синтезаторда җырчыларга һәм балет артистларына кушылып уйный.

Каракалпак АССР-ында АССР әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә (1976), Чуаш АССР-ында БАССР мәдәнияте көннәрендә (1981), Мәскәүдә Башкортстан көннәрендә (1997) катнаша. ССРБ буйлап, Италия, Германияда гастрольләрдә була.

Мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының халык артисты (1999)
  • Башкортстанның атказанган артисты (1991)

Сылтамалар үзгәртү