Айбулат Рәхмәтуллин

Рәхмәтуллин Айбулат Дәүләтбай улы (12 май 1967 ел) — курайчы, мәдәният хезмәткәре. Нефтекама дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе. Башкортстан Республикасының халык артисты (2014),

Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
Туу датасы 12 май 1967(1967-05-12) (56 яшь)
Туу урыны Нәби, Иске Монасыйп авыл шурасы[d], Бөрҗән районы, БАССР, РСФСР, СССР
Һөнәр төре музыкачы
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Бүләкләр

Биографиясе үзгәртү

Айбулат Дәүләтбай улы Рәхмәтуллин 1967 елның 12 маенда Башкорт АССР-ының (1993 елдан Башкортстан) Бөрҗән районы Нәби авылында күренекле курайчы һәм танылган җырчы, БАССР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре Дәүләтбай Абдрахман улы Рәхмәтуллин (1937) гаиләсендә туган.

Бала сагынан башкорт халык җырларын һәм үзенчәлекле курай моңнарын тыңлап үсә. Атасы өлгесендә курайда уйнарга өйрәнә, мәктәп елларында төрле сәхнәләрдә даими чыгыш ясый.

Билгеле көйләрдән алып аз башкарылганнарына кадәр курайда яңгырата, елдан-елга үзенең осталыгын арттыра һәм шомарта бара. Шуңа да алдан «кем булырга» дигән уй аның башына да инеп чыкмый.

Сигезенче сйныфны беткәч тә Уфа сәнгать укуханәсенә юллана. Аның «курай» класын 1986 елда тамамлагач, Бөрҗән районы мәдәният йортының курайчылар ансамбле җитәкчесе булып үзаллы хезмәт эшмәкәрлеген башлый.

1994 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый.

  • 1986—1988 еллар — Совет Армиясендә хәрби хезмәттә була. Монголия Халык Республикасы территориясендә урнашкан хәрби подразделениенең хәрби оркестрында өлкән музыкачысы.
  • 1988—1993 еллар Бөрҗән районы балалар музыка мәктәбендә, Уфа дәүләт сәнгать институты каршындагы урта махсус музыка мәктәбендә, Нариман Сабитов исемендәге балалар музыка мәктәбендә укытучы.
  • 1993—1998 еллар — Учалы музыка мәктәбе укытучысы, башкорт фольклоры бүлегендә комиссия мөдире.
  • 1998 елдан — Нефтекама дәүләт филармониясенең солист—курайчысы, директорның концерт эшчәнлеге буенча урынбасары, филармониянең художество җитәкчесе.

Айбулат Рәхмәтуллин — курайчыларның төрле кимәлдә үтә торган узыш—конкурсларының актив катнашучысы. Русиянең төрле төбәкләре һәм бик күп шәһәрләреннән тыш Испания, Төркия, Италия һәм Украинада уңышлы чыгыш ясый. Аның репертуарында башкорт халкының 200-гә якын озын һәм бию көйләре бар.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

 
Дәүләтбай һәм Айбулат Рәхмәтуллиннар
  • Курайчы, кубызчы, думбырачы һәм өзләүчеләрнең Йомабай Исәнбаев исемендәге III республика конкурсы лауреаты (1984).
  • Бөтендөнья башкортлар корылтаена багышланган «Курай байрамы» җөмһүрият бәйгесендә Гран-при яулаучы һәм лауреат (1995).
  • Һөнәрмән курайчыларның Гата Сөләйманов исемендәге җөмһүрият конкурсы лауреаты (1997).
  • Башкортстан Республикасының Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгының Мактау грамотасы (1997, 2003).
  • Курайчы, кубызчы, думбырачы һәм өзләүчеләрнең Йомабай Исәнбаев исемендәге IX җөмһүрият конкурсында Гран-при яулаучы һәм лауреат (1999).
  • Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1999).
  • Башкортстан Республикасының халык артисты (2014).

Вакытлы матбугатта үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Йәшлек» гәзите, 6 март 2019 йыл(үле сылтама)(Тикшерелгән 1 апрель 2020)

Сылтамалар үзгәртү