Гата Сөләйманов
Гата Сөләйманов (Гата Зөлкафил улы Сөләйманов, баш. Ғата Зөлҡәфил улы Сөләймәнов) – курайчы, опера җырчысы (баритон), БАССР халык артисты (1963), РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре (1978), Салават Юлаев премиясе лауреаты (1971).
Гата Сөләйманов Ғата Сөләймәнов | |
---|---|
Туган телдә исем | Гата Зөлкафил улы Сөләйманов |
Туган | 15 июнь 1912 РИ, Ырынбур губернасы, Югары Урал өязе, 1 нче Төрекмән |
Үлгән | 25 июнь 1988 (76 яшь) Уфа |
Милләт | башкорт |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | театр артисты, җырчы, курайчы |
Бүләк һәм премияләре | (1955) (1971) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1912 елның 15 июнендә Ырынбур губернасы Югары Урал өязе (хәзерге Баймак районы) 1 нче Төрекмән авылында туган. 3 яшендә ятим кала. Авыл мәктәбендә башлангыч белем ала. Уфадагы сәнгать техникумын (1927), Мәскәүдә консерваториянең милли бүлеген (1940) тәмамлый. 1928 елдан Беренче күчмә театрда (1934 елдан Баймак колхоз-совхоз театры) курайчы булып, 1940 елдан Уфада опера һәм балет театрында җырчы, 1945-1972 елларда Уфада драма театрында драма артисты булып эшли. 1963-1988 елларда Уфа сәнгать укуханәсендә укыта.
1943 елда Гата Сөләйманов Башкортстан сәнгать бригадасы төркемендә фронтка барып, 3 ай эчендә 90 концертта катнаша.
Иҗаты
үзгәртүХалык җырларын һәм көйләрен җыю һәм тарихы, ноталары белән бастырып чыгару, милли уен коралы курайны пропагандалау өлкәсендә хезмәте зур. «Җыр һәм музыка дәресләре» (1960-1970, берничә басмада), «Курай» (1961, 1970, 1985) исемле китаплары курайда уйнарга өйрәтү методикасына нигез сала.
- Яшьләр һәм студентларның I, IV Бөтендөнья фестивалендә (1947, Праһа; 1953, Бүкрәш) катнаша.
- ССРБ мәдәни делегациясе составында Һиндстан (1954), Австрия, Бирма, Кытай, Корея сәхнәләрендә курайда уйный.
- Уфа сәнгать училищесында курай сыйныфы ачып (1971), һөнәри курайчылар әзерләүгә өлеш кертте. Шәкертләре арасында – Азат Гаеткулов, Ришат Рәхимов һ. б. курайчылар.
Репертуар
үзгәртүУфа опера-балет театрында
үзгәртү- «Акбүзат» — Сәүбән батыр, Мәсем хан (беренче башкаручы)
- «Карлыгач», Н.К.Чемберджи – Кормый
- «Ашкадарар», А.А.Эйхенвальд — Әсфән (беренче башкаручы)
- «Айсылу», М.М.Вәлиев, Н.И.Пейко – Галикәй, Һидият
- «Галиябану» М.Фәйзи — Хәлил
- «Карагул», Давыт Юлтый — Карагул, Иван Иванович, Сөендек, Кондрат Петрович
- «Зимагурлар», Сәгыйть Мифтахов — Гайсә
- «Карлыгач», Б. Бикбай — Шатморат
- «Ҡаһым түрә», Б. Бикбай– Акназар
- «Салават»; Б. Бикбай- Колый Балтачев
- «Кыз урлау», Мостай Кәрим — Әҗмәгул карт
- «Отелло» В. Шекспир — Монтано
- «Тере мәет», Л. Толстой) — Петрушин
Концертларда
үзгәртү«Абдрахман кантон», «Габдулла ахун», «Баяс», «Гомәров», «Урал», «Бала карга; «Бүгәс маршы», «Заһидә», «Кара үрдәк», «Салковский», «Сабирәкәй», «Ильяс», «Алты егет», «Форт Петровский», «Аһылай», «Кәрвансарай», «Ятим кыз Хәтирә», «Зөлхәбирә», «Каһым түрә» һ.б. көйләр.[1]
Хәтер
үзгәртү- Баймак шәһәре сәнгать мәктәбенә исеме бирелә.
- Г. Сөләйманов призына Һөнәри курайчылар бәйгесе (1997) уздырыла.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- БАССР атказанган артисты (1953)
- БАССР халык артисты (1963)
- РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре (1978)
- Салават Юлаев премиясе (1971) — курай сәнгатен өр-яңа биеклеккә күтәрүе өчен
- «Хөрмәт билгесе» ордены (1955)
Чыганаклар
үзгәртү- С. Галин. Тел ачкычы- халыкта. Уфа, 1999 ISBN 5-295-02592-6 (башк.)
- Башкорт энциклопедиясе 2019 елның 24 декабрь көнендә архивланган.
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ DataHunt сайтында, archived from the original on 2013-05-16, retrieved 2015-01-05