Абдрахман кантон
«Абдрахман», «Абдрахман кантон» — киң билгеле башкорт халык җыры (озын көй).
«Абдрахман кантон» | |
---|---|
Җыр | |
Язылган | XIX гасыр |
Көй авторы | халык көе |
Сүзләр авторы | халык сүзләре |
Тел | башкорт теле |
Башкаручы | Габдулла Солтанов, Гата Сөләйманыв һәм Рамазан Янбәков |
«Абдрахман» җырының беренче вариантларын С. Г. Рыбаков Ырынбур губернасының Орски өязендә (Күсәй авылы янындагы Рәмиевләрнең Солтан приискысында, Күлтабан янындагы җәйләүдә, Юлык авылында) язып алган. Җыр (вариантлары белән) С. Г. Рыбаковның «Урал мөселманнарының көнкүреш тасвирламасы белән музыкасы һәм җырлары» китабында басыла.
Җырның вариантларын шулай ук Вәлиев Мәсәлим Мөшәрәп улы, Галин Салават Әхмәди улы, Л . Н. Лебединский һ. б. галимнәр язып алган.
«Абдрахман» җыры моңлы-эпик эчтәлекле, анда мәкерлек һәм хыянәт темасы чагыла. Җыр 6 нчы башкорт кантоны башлыгы Абдрахман Биктимеровка (1820-1826) багышлана. Ул халык арасында ихтирам казана, әмма ялган әләк нәтиҗәсендә җинаятьтә нахакка гаепләнә. Җырның көе акрын, зарлы.
Җырны башкаручылар
үзгәртү«Абдрахман» җырын иң оста башкаручылар дип Сөләймәнов Гата Зөлкафил улы, Р. Ф. Янбәков санала. Җырны күрнекле композиторлар Мортазин Рәүф Әхмәт улы (скрипка белән оркестр өчен) , М. З. Бәширов (a cappella хоры өчен), Сабитов Нариман Гыйләҗетдин улы (хор өчен) эшкәрткән.
Көйне куллану
үзгәртүҖырның көе Николай Пейконың «Айсылу» операсында, «Гөлнәзирә» балетында кулланыла.
Абдрахман кантон сүзләре
үзгәртүБашкортча | Татарча | Урысча | |
---|---|---|---|
|
|
|
Сылтамалар
үзгәртү- Музыка 2018 елның 5 декабрь көнендә архивланган.
- «Абдрахман-Кантон»
- БАШ БИТ
- БАШКОРТТОҢ 100 ЙЫРЫ 2021 елның 23 апрель көнендә архивланган.
- «Башкорт халык җыры» 2021 елның 6 март көнендә архивланган.
Әдәбият
үзгәртү- Башкирская энциклопедия. Уфа. 1996. 618 б.
- Лебединский Л. Н. Башкирские народные песни и наигрыши. М., 1965.