Рамазан Фәтхулла улы Янбәков (баш. Йәнбәков Рамаҙан Фәтхулла улы) (15.3.1934, БАССР‑ның Баймак районы Байыш а.) -җырчы. БАССР‑ның халык (1982) һәм атказанган (1971) артисты.

Рамазан Янбәков
Туган телдә исем баш. Рамазан Фәтхулла улы Йәнбәков[1]
Туган 15 март 1934(1934-03-15)
Баеш, Баймак районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 30 октябрь 2019(2019-10-30) (85 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре җырчы, укытучы

БДУ‑ны тәмамлаган (1961)[2].

1957-59 елларда Башкорт АССР-ы Министрлар Советы эргәсендәге Радиотапшырулар һәм ТВ комитетының хор солисты, 1961 елдан алып Уфа муз.-пед. училищесында укыта, 1963-94 елларда Башкорт филармониясенең солист-вокалисты. Озын көй башкару традицияләрен дәвам итүче. Үзенчәлекле, бай һәм йомшак тавышлы җырчы. Башкару манерасы җыр асылын тирәнтен аңлау, аны нечкә тоемлау, ачык тасвирлылык белән аерылып тора.

Репертуарында классик "Абдрахман кантон", "Җирән кашка", "Ильяс", "Сәлимәкәй", "Сибай", "Уел", "Шәүрә", "Элмәлек", "Юлкотлы" башкорт халык җырлары; М.М.Вәлиев, З.Г.Исмәгыйлев, К.Ш.Кәримов, Ш.З.Колбарисов, Х.Ф.Әхмәтов һ.б. җырлары һәм романслары. ССРБ буйлап гастрольләрдә була.

Искәрмәләр үзгәртү