Сәлимәкәй
Сәлимәкәй — лирик башкорт халык җыры, озын көй.
Сәлимәкәй | |
Атама | Сәлимәкәй |
---|---|
Сәнгать формасы | җыр |
Жанр | Башкорт халык жырлары |
Әсәр яки аның атамасы теле | башкорт теле |
«Сәлимәкәй» җырының килеп чыгуы турындагы легенданы тәүге тапкыр XX гасырның 20-нче елларында Мөхәммәтша Бурангулов кәгазьгә төшерә. Җырның сүзләрен 1934 елда композитор Солтан Габәши язып ала. Шул елларда дөнья күргән «Башкорт халык җырлары» җыентыгына «Сәлимәкәй» җыры да кертелә. Вариантларын А. С. Ключарев, Л. Н. Лебединский, Ф. А. Нәдершина, Л. К. Сәлмәнова, Гата Сөләйманов, Хөсәен Әхмәтов язып ала.
Җырның авторы Буранбай чәчән дигән фараз бар, ул аны үзенең сөйгәне Сәлимәгә багышлый.
Җырның сүзләре (башкортча)
үзгәртү- Ирәндеккәй тауы бигерәк бейек,
- Тора-тора мендем дә башына.
- Кемдәр генә ғашиҡ, ай, булманы,
- Сәлимәкәй, ҡара ла ҡашыңа.
- Ике лә генә аҡҡош, ай, һауала,
- Ыласын, шоңҡар ятмаҫ ояла.
- Бик күп йөрөп илдә, күпте күрҙем,
- Һиндәй һылыу һирәк донъяла.
- Сәлимәкәй һыуға барған саҡта,
- Елдәр һыйпап һөйә башынан.
- Сәлимәкәй төндә йоҡлағанда,
- Ай көнләшә ҡыйғас ҡашынан.
- Ҡараһана, Сәлимә, күҙемә,
- Ышанһана әйткән һүҙемә.
- Һөйләгән дә кеше һөйләй бирһен,
- Тап төшөрмәм нурлы йөҙөңә.
Легендасы
үзгәртүРиваятьнең бер варианты
Икенче фараз буенча, Сәлимә Сакмар елгасы буенда урнашкан авылларның берсендә ярлы гаиләдә үскән. Кызга авылдаш егет гашыйк була, курайда аңа багышланган көйләрен уйный. Байның юмартлыгына алданып, атасы Сәлимәне акылга зәгыйфь бай улына кияүгә бирмәкче була. Сәлимә сөйгәне белән качарга тәвәккәлли, ләкин аларны куып тоталар, каты итеп тукмыйлар. Акылыннан язган Сәлимә Ирәндек тавындагы Караташ кыядан егылып һәлак була[1].
Җыр турында мәгълүматлар
үзгәртү«Сәлимәкәй» җырына сузылып җырланган тавыш диапозоны, алты баскычлы тавыш рәте, иҗек көйләнешенең киң булуы хас.
Заһир Исмәгыйлев җырны фортепиано өчен эшкәрткән. «Сәлимәкәй» җырының көе М. М. Вәлиев белән Н. И. Пейконың «Айсылу» операсында кулланылган[2].
Башкаручылар
үзгәртүБашкаручылар арасында Әбделмәнов Гомәр Мөгалләм улы, Акмурзин Яхъя Фәйрүз улы, Бикбулатов Фәрит Хәйбулла улы, Бүләков Рәхмәтулла Гөбәйт улы, Галимов Хәбир Латыйп улы, Дияров Кәрим Мөхәммәди улы, Исәнбаев Йомабай Мотыйгулла улы, Казакбаев Мөхәмәтҗан Абдулла улы, Мәхмүтов Зәки Гыйззәт улы, Янбәков Рамазан Фәтхулла улы, Харрасов Равил Гәмәр улы, Вахитов Янгали Арыслан улы, Сәфәргалин Гыйлман Зәйнәгә улы, Вәлмөхәмәтов Радик Сәфәргали улы, Үзәнбаева Тәнзилә Хәмит кызы, Сөләймәнова Фәния Байгилде кызы[3], шулай ук татар җырчылары Әлфия Авзалова,[4] Радик Вәлмөхәмәтов,[5] Фердинанд Сәлахов,[6] Фәридә Кудашева,[7] Филүс Каһиров[8] бар.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Фәнүзә Нәдершина. Башкорт халык җырлары җыр риваятьләре.(өч телдә: башкорт, урыс, инглиз) Уфа «Китап» 1997 ел.288 бит. ISBN 5-295-02094-0
- ↑ Культура народов РБ. Сәлимәкәй (башҡорт халыҡ йыры)
- ↑ Культура народов РБ. Сәлимәкәй (башҡорт халыҡ йыры)
- ↑ MP3. Альфия Авзалова. 100 песен.
- ↑ “Җырым аша изге теләк телим”.
- ↑ КҮЗЛӘРЕНДӘ ЯШЕНЛЕ ЯҢГЫP.
- ↑ Фәридә Кудашева: «Җыр – юлдашым минем, җыр – сердәшем…»
- ↑ ХУШ, УРТАЧАЛЫК! Ниһаять, күңелдә яңа өмет бөреләнеп килә: Филүс Каһиров кебек җырчылар арта барган саен, бүгенге попса чүбеннән тизрәк арыначакбыздыр, мөгаен.
Чыганаклар
үзгәртү- Бурангулов М. Чәчән әманәте: халык иҗаты һәм иҗатчылар турында, туй йолалары, борынгы җырлар һәм легендалар. Уфа, 1995; Башкирские народные протяжные песни /сост. Л. К. Сальманова. Уфа, 2007.
- Фәнүзә Нәдершина. Башкорт халык җырлары җыр риваятьләре.(өч телдә: башкорт, рус, инглиз)Уфа «Китап» 1997 ел.288 бит. ISBN 5-295-02094-0
- Сәлимәкәй // Башкорт энциклопедиясе. — Өфө: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.