Дияров Кәрим Мөхәммәди улы (15 гыйнвар 1910 ел — 17 ноябрь 1986 ел) — педагог, курайчы. 1946-1975 елларда Баймак районы мәктәпләре укытучысы. Бөек Ватан сугышында катнашучы. Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1983).

Кәрим Дияров
Туган 15 гыйнвар 1910(1910-01-15)
Баймак районы, СССР
Үлгән 17 ноябрь 1986(1986-11-17) (76 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре музыкачы, Курай
Эш бирүче Башкорт дәүләт филармониясе

Биографиясе үзгәртү

Кәрим Мөхәммәди улы Дияров 1910 елның 15 гыйнварында Ырынбур губернасы Орск өязенең Басай (хәзер Олы Басай) авылында җиде малай, өч кыз тәрбияләнгән ярлы крестьян гаиләсендә туган. 6-7 яшьлек чагында ул курай тартырга өйрәнә башлый. Туган авылы Басайда (Баймак районы) Абдрахман Басаев дигән курайчы була. Кәрим Дияров курай уйнарга башта аңардан өйрәнә. 15-16 яшьләрдә күп көйләрне ярыйсы гына уйный.

Кәрим 1924 елга кадәр үз авылында башлангыч белем ала, 1925-1929 елларда укуын Темәстә дәвам итә. Биредә егет тарихчы һәм курайчы Әбүбәкер Хөсәенов белән таныша һәм аңардан көйләр өйрәнә, тарихларын язып ала («Җәяүле Мәхмүт», «Таштугай», «Ишкол», «Җиз үкчә» («Сабирәкәй») һ.б.). Бу елларда ул курайда уйнау сәләтен камилләштерә. Күрше-тирә авылларга чыгып, маһир курайчылар, җырчылар, тарихчылар белән аралаша, туган төбәгенең тарихын, җыр һәм көйләрен, риваятьләрен өйрәнеп, аларны кәгазьгә терки бара.

1929 елда бер төркем ярлы балаларны Темәстән Уфага югары уку йортына керү өчен хәзерлек курсына җибәрәләр. Әзерлек курслары үткәннән соң, К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтына укырга керә. Тиздән курайчы һәм биюче халык артисты Гыйният Ушанов белән таныша, аннан күп кенә җыр һәм көйләр өйрәнә. Алар арасында «Карт Баек» яки «Ушан Баегы», «Кинҗәбай Баегы», «Урман Баегы», «Хәйбулла Баегы», «Узган гомер», «Баяс», «Ильяс», «Калды» әсәрләре бар. Шулай ук композиторлар Хәбибулла Ибраһимов, Солтан Габәши, Мәсәлим Вәлиев, Александр Ключарев, данлыклы җырчы һәм композитор Газиз Әлмөхәммәтовлар белән аралашып яши.

Кәрим Дияров 1942 елдан Бөек Ватан сугышында телефончы, парашютчы, снайпер булып катнаша. Бүләкләре бар.

Уфада К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый.

1923 елданИсән мәктәбе директоры, 1932 елдан — Төрекмән башлангыч мәктәбе директоры, 19371942 елларда 2-нче Эткол тулы булмаган урта мәктәбе директоры. Сугыштан соң,лаеклы ялга чаклы (19461975) Баймак районы мәктәпләрендә физика һәм математика укытучысы булып эшли. Аннан дүрт дистә ел Нигамәт урта мәктәбендә укыта.

Курайда уйнарга курайчылар Ә. Хөсәеновтан, Г. Ушановтан өйрәнә. 1937 елда студентларның җәйге каникулында Г. С. Әлмөхәммәтов талантлы курайчы Кәрим Дияровны аккомпаниатор итеп Башкортстан районнарына, илебезнең төрле калаларына җәйге гастрольләргә алып йөри. Кәрим Дияров иң оста курайчыларның башкару осталыгын — күкрәккә салып уйнау маһирлыгын отып ала һәм үзеннән яшьрәк курайчыларга мирас итеп калдыра.

Халык көйләре конкурслары лауреаты К. Дияров тәүге хезмәт көннәреннән ук укучыларда, үсмерләрдә курайга мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куя. Шулай ук район күләмендә дә курайчылар ансамбле җитәкчесе булып чыгыш ясый. Композитор Хәбибулла Ибраһимов Кәрим Дияровны Башкортстан радиосына чакыра. Курайчы радио аша еш кына чыгышлар ясый.

Кәрим Дияров музыкаль һәм әдәби фольклор җыючы буларак та билгеле. Ул тарихын бәян итеп, көен уйнап, җырын җырлап магнитофон тасмасына яздырып калдырган 130 язма Россия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге Тарих, тел һәм әдәбият институтының фондында саклана. Башкортстанның Баймак районында ул "Чыңрау торна" җырын яза.

Җиде дистәдән артык әсәрнең тарихы, легенда-риваятьләре, ноталары, җыр текстлары китапта басылып чыкты (Кәрим Дияров. Чал Уралның моңнары. Төзүчеләре — Р. Шәкүр, Ф. Камаев. Уфа, 1988).

Башкорт биюе белгече Лидия Нагаеваның «Көнчыгыш башкортлары биюе» (Мәскәү, 1981) дигән монографиясендә Кәрим агайның башкорт биюе турындагы сүзләре китерелә.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1983)

Курайчы турында үзгәртү

  • «Кәрим абый һәр урында курайчы-педагог булып калды. Акыллыга ишарә, дигәндәй, урынында, вакытында әйтелгән дөрес киңәш халык музыкантының иҗади эзләнүләренә дөрес юнәлеш бирә, һәм байтак өлкән буын курайчылары Кәрим аганы үзенең остазы дип саный икән, бу һич гаҗәп түгел», — дип яза Башкортстанның халык артисты Юлай Гайнетдинов «Башкортстан» гәзите битләрендә (2000 ел, 27 гыйнвар, № 15 (23027).
  • «Бала чагыннан ук берсеннән-берсе сәләтлерәк халык курайчыларын, җырчы-чәчәннәрен күреп, ил хәтерен, илнең күңел байлыкларын сеңдереп үсә яшь курайчы. Замандашлары Биргәле чәчән Ибраһимов, Габит чәчән Аргынбаев һәм аның туганы Әбәйт курайчы, С.Байбулов, Хизбулла Мөхәммәткулов, агалы-энеле Галимҗан һәм Хәмит Әхмәтовлар аңа дәрт-дәрман биреп торучы булганнардыр». (Ришат Рәхимов, «Халыкныкын халыкка кайтарды» мәкаләсе, Башкортстан гәзите, 2010 ел).
  • «Аның иҗади идеалы — халык җырының образлы матурлыгын, көен, моңын, музыкаль-этнографик традицияләрен саклап башкару.» (Хәмзә Ихтисамов, Агыйдел" журналы (1981 ел, № 8).
  • «Күкрәккә салып уйнаганда, курай моңына кушылып, аңа фон ямь биреп, өр-яңа бизәкләр өстәп бер тавыш ургылып чыга. Кәрим Дияров бу борынгы алымны бәләкәй чагыннан ук ишетеп, өйрәнеп, саф килеш безнең көннәргә җиткерү миссиясен үтәде». (Рамил Хәсәнов, Башкортстан гәзите, 2000 ел, 2 сентябрь.

Чыганаклар үзгәртү

  • Башкирская энциклопедия. Гл. ред. М. А. Ильгамов к. 2. В-Ж. 2006. -624 с. ISBN 5-88185-062-9.; науч.. изд. Башкирская энциклопедия, г. Уфа.
  • Чал Уралның моңнары: Җыр-риваятьләр, ноталары, сүзләре белән башкорт халык җырлары / Кәрим Дияров; . Төзүчеләре — Р. Шәкүр, Ф. Камаев. [Кереш Р. Шәкүр; Рәссам. В. П. Ковалев], 150 бит, нот. 22 см, Уфа, Башкорт китап нәшрияты, 1988ел.
  • Газета «Баймакский вестник» № 24 (10007). 4.03. 2010 г.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү