Юлык
Юлык — Башкортстанның Баймак районындагы бердәнбер татар авылы,[1][2] Йомаш авыл җирлегенә карый.
Юлык | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Регион | Башкортстан |
Район | Баймак районы |
Координатлар | 52°31'9"N, 57°47'43"E |
Халык саны | 470 кеше |
Милли состав | башкортлар - 57%, татарлар - 39% |
Почта индексы | 453674 |
Тарихи мәгълүмат үзгәртү
Беренче исеме “Юлык ямы” (Юллукский Ямъ). Авыл 1781 елны Казан өязе кешеләре тарафыннан нигезләнә. Алар биредә Верхнеуральск-Ырынбур трактында башкортлар урынына почта хезмәте алып бару шарты белән урнаша. 1869 елны алтын ятмаларын үзләштерү башлана. Юлыкта алтын ятмалар хуҗалары Рәмиевләрнең штаб-квартирлары була (1918 елга кадәр). 1924 елга кадәр Юлык – волость үзәге, 1898 елда биредә казна “рус-башкорт” мәктәбе ачыла, зимства дәвалау учрежденияләре эшли. 1962 елны авыл советы үзәге Йомашка күчерелә. Рәмиевләр салдырган мәчет һәм китапханә биналары сакланган[3].
Атаклы кешеләр үзгәртү
- Габделгани Хөсәенов (1839-1902) – Ырынбурның сәүдәгәрләр гаиләсе Хөсәеновларның вәкиле, промышленник, яңа ысул татар мәктәпләре челтәрен оештыручы.
- Шакир Рәмиев
- Закир Рәмиев
- Мирхәйдәр Фәйзи
Демография үзгәртү
Халык саны динамикасы:
2002[4] | 2009[4] | 2010[5] |
---|---|---|
544 | 523 | 470 |
Географик урынлашу үзгәртү
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ Баймак районы Юлык авылы халкы: «Башкорт арасында шулай татар булып яшәп ятабыз инде».
- ↑ Юлыҡ тигән татар ауылы.
- ↑ Әдип юлыккан Юлык. Мәдәни Җомга газетасы
- ↑ 4,0 4,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..
- ↑ Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-03-28
Сылтамалар үзгәртү
- Совет муниципальных образований Республики Башкортостан.
- Юлыктагы җан рәхәте мизгелләр
- Әдип юлыккан Юлык. Мәдәни Җомга гәз.
- Лирон Хәмидуллин. Офыктагы рәшәләр. Казан, ТКН, 1990.