Абдулла ахун

(Габдулла ахун битеннән юнәлтелде)

«Абдулла ахун»башкорт халык җыры, салмак көй. Абдулла Дәүләтшинга багышланган.

«Абдулла ахун»
Җыр
Язылган XX гасыр башы
Көй авторы халык
Сүзләр авторы халык

Беренче тапкыр XX гасырның 30-елларында Чиләбе өлкәсенең Ялан-Катай районы Тойгын авылы кешесе Ә. Корбангалиннан язып алынган. А. С. Ключарев тарафыннан татар халык җырлары җыентыгында бастырыла (Казан, 1941). Җыр моңлы‑эпик характерда. Куплет салмак башкарылучы җыр башыннан һәм марш характерындагы кушымтадан төзелгән.

Башкаручылар арасында Рокыя Ибраһимова, Гата Сөләйманов[1][2], Ә. С. Шайморатова. Җырны тавыш һәм фортепиано өчен Х. Ф. Әхмәтов эшкәртә.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү