Рокыя Ибраһимова
Рокыя Ибраһимова, Рокыя Габдерәхим кызы Ибраһимова (1913 елның 20 гыйнвары, Казан — 1998 елның 28 апреле, Казан) — татар хатын-кызларыннан сәхнәгә чыккан беренче баянчы, аккомпаниатор, җырлар авторы, Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1982).
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1913 елның 20 гыйнварында Казанда күп балалы эшче гаиләсендә унберенче бала булып туган. Әтисе Габдерәхим, әнисе Сәхипҗамал чыгышлары белән Питрәч районы Шәле авылыннан. Гармунда уйнарга 5 яшендә өйрәнә. Күршесе Галимулла гармунчыдан яхшы хәтерле, сәләтле кыз шактый көйләрне отып-өйрәнеп ала. 1927 елның маенда Казанда үткән гармунчылар ярышында (жюри рәисе Фәйзулла Туишев) «Саратовский» һәм «Венский» гармуннарында уйнап, беренче урынны ала. Рәсемен «Кызыл Татарстан», «Красная Татария» газеталарында бастыралар. Әлеге газеталарны һәм 1нче дәрәҗә конкурс дипломын кулына тотып, Көнчыгыш музыка техникумына укырга керә. Солтан Габәшидә укый башлый. Татар дәүләт академия театрында «Эшче», «Сания», «Наёмщик» операларында (музыкаль драмаларында) хорда җырлый. Үзенең пианиносы булмау сәбәпле, техникумда укуын өзәргә мәҗбүр була. 1931 елда А.В. Луначарский исемендәге ФЗӨ мәктәбен бетереп, хәреф җыючы булып эшли башлый.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1933 елның җәендә скрипкачы Хәбибулла Әхмәдуллин һәм артист Хуҗа Шоңкаровның концерт бригадасы белән гастрольләргә чыга.
- 1934 елда Биләр районы Күлбай Мораса авылында урнашкан колхоз-совхоз театрында (режиссеры Әнәс Камал, 1935 елдан Сабир Өметбаев) артист булып эшли башлый.
- Репертуарында борынгы көйләр күп була: «Озын су өсте», «Агач башы», «Абау, гөлкәем», «Алтынчәч», «Апакай-алмакай», «Аппагым-җанашым», «Алдым-бирдем», «Ах, җанаш», «Фәрхетдин», «Агыйдел каты ага», «Әхмәтсафа», «Абдулла ахун», «Бала Тимри», «Камәр», «Сәфәр», «Кыр казы», «Төмән», «Төпче Якуп», «Чаталҗа», «Хәйбулкин маршы», «Аккош маршы» (Хәбибулла Әхмәдуллин көе).
- 1935 елда колхоз-совхоз театры Чистайга күчә. Гармун ясау осталары Вараксиннардан С. Өметбаев Р. Ибраһимовага баян алып бирә.
- 1937 елда Мәскәүдә гомуми музыкаль белем бирү курсларын тәмамлый. 1938 елдан Минзәлә театрында баянчы-концертмейстер булып эшли.
- 1940 елда, Мәскәүдә узачак татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында (1941) катнаштыру максатында, Балтач районында 100 кешелек хор әзерләргә җибәрәләр.
- Сугыш башланганда, Татар дәүләт академия театры концертмейстеры итеп билгеләнә. Театрның музыка бүлеге мөдире Җәүдәт Фәйзи, дирижеры Салих Сәйдәшев була. 1941 елда театр Р. Ибраһимовага махсус Казан гармун фабрикасы остасы Александр Сметанин ясаган баян сатып ала. Театр Уфа, Свердловск, Орск, Чиләбе, Ырынбур, Троицк, Магнитогорски, Ташкәнт, Куйбышев, Сембер, Җаек, Петропавел шәһәрләренә гастрольләргә йөреп тора. Театрда куелган «Күзләр», «Ялкын», «Тукай», «Яшь йөрәкләр», «Хафизәләм», «Асылъяр», «Банкрот», «Хаҗи әфәнде өйләнә», «Хуҗа Насретдин», «Тормыш җыры», «Серләр», «Үги кыз», «Бишбүләк» спектакльләренә музыкаль бизәлешне Р. Ибраһимова ясый.
- 1941-1949 елларда Татарстан радиосында Гөлсем Сөләймановага, Гайшә Камаевага, Мөхәммәт Сафинга, Усман Әлмиевка, Зифа Басыйровага баянда уйный. Татар академия театры бинасында эшләүче опера һәм балет театры артистларына да уйнарга туры килә.
- 1944 елның февралендә фронт өчен оештырылган концерт бригадалары белән 1нче Украина фронты гаскәриләре алдында чыгыш ясый. 1942 елда Камал театры фронт өчен очкыч алырга 120 мең сум акча җыеп тапшыра.
- 1949 елдан Татар дәүләт филармониясендә, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли, Усман Әлмиев, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Разия Тимерханованың концерт бригадалары белән йөри. Репертуарына «Казан сөлгесе», «Болын», «Гармунчыга», «Аппагым-җанашым», «Кил безнең авылга», «Кәккүк», «Камәр», «Сахра», «Әзифә», «Агач башы», «Очыгыз, күкеләр», «Бакалы», «Әйт, күкем», «Су буйлап», «Өй артында шомыртым», «Дөм-Дөм», «Шөгер», «Таң атканда», «Фазыл чишмәсе» җырларын кертә.
- Зифа Басыйрова белән бер концерт бригадасы оештыралар[1].
- 1975 елда Укытучылар йортында Заһид Хәбибуллин белән ветераннар хоры оештыра.
Гаиләсе
үзгәртүИре Мөхтәр Әхмәдиев.
Уллары Камил, КАИ тәмамлаган, Марат, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүДискография
үзгәртү- Зифа Басыйрова, Әлфия Авзалова, Гөлсем Сөләйманова белән 5 зур диск яздыра[2].
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- Татар баянчылары (төзүчеләре Нияз Акмал, Кирам Сатиев). Казан: «Мәгариф», 1996. ISBN 5-7761-0446-7