Зифа Басыйрова

татар актеры, җырчы, Татарстанның атказанган артисткасы

Зифа Җәмил кызы Басыйрова — күренекле татар актеры, җырчы, Татарстанның атказанган артисткасы.

Зифа Басыйрова
Туган телдә исем Зифа Җәмил кызы Басыйрова
Туган 4 июль 1910(1910-07-04)
Уфа губернасының Минзәлә өязе Мөслим авылы
Үлгән 7 февраль 1979(1979-02-07) (68 яшь)
Казан
Милләт татар
Әлма-матер Казан театр укуханәсе

Ул 1910 елның 4 июлендә Татарстанның Мөслим районы Мөслим авылында туа. Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң (1936) ул 20 елга якын Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Биредә аның драма артисткасы буларак үзенчәлекле таланты ачыла. Ул бик күп рольләр башкара. Театрның музыкал спектаклләрендәге җырларга беренче башлап яшәү бирү, халыкка таныту З. Басыйрова өлешенә туры килә: Х. Фәтхуллинның “Күзләр”драмасындагы “Хуш авылым”, Таҗи Гыйззәтнең “Бишбүләге”ннән “Өмә җыры”, “Чын мәхәбәтт”тәге “Әдрән диңгез”, М.Әмирнең “Тормыш җыры”ннан Җәүдәт Фәйзи язган җыр һ.б. аның тарафыннан искиткеч оста һәм күңелгә үтә торган итеп башкарыла. 1936 елларда җырлый башлаган З.Басыйрова 1940 елларда инде авыл көйләрен сәхнәгә алып чыккан җырчы булып таныла. Баянчы Оркыя Ибраһимова белән Зифа Басыйрова кабатланмас әнсәмбел төзеп, концерт эстрадасына халык көйләрен баян белән җырлауның гүзәл үрнәкләрен бирәләр. Алар икесе “Су буйлап”, “Өй артында шомыртым”, “Дөм-дөм”, “Шөгер”, “Таң атканда”, «Фазыл чишмәсе» кебек бик күп көйләрнең беренче башкаручылары булалар.

1956 елдан алып З. Басыйрова Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли һәм халык җырларын, татар композиторлары әсәрләрен иң яхшы башкаручыларның берсенә әверелә. Аның матур, күңелләргә үтеп керә торган тавышы, үзенчәлекле башкару осталыгы, тирәнтен уйланып төзелгән репертуары җырчының исемен республикабыздан еракларда да киң билгеле итте.

З. Басыйрова ике «Хөрмәт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнде, аңа Татарстанның атказанган артисткасы дигән мактаулы исем бирелде.

З. Басыйрова 1979 елның 7 февралендә вафат булды.

Гаилә хәле үзгәртү

Беренче ире ― ?
Икенче ире (1935―1937 елларда) ― Гений Республиканец (1907―1942). Уллары Рафаэль Басыйров (1938―?), КАИ тәмамлаган, хатыны ― Гөлгенә (Хәсән Туфанның кызы), балалары Тимур, Эдуард.
Өченче ире (сугыш вакытында) ― хәрби Каштанов, Мамадышныкы.

Хәтер үзгәртү

  • Мөслим районының мәдәният йортына һәм район үзәгенең бер урамына исеме бирелгән.
  • 2023 елның 4 октябрендә Казан шәһәренең җырчы 1955―1979 елларда яшәгән Татарстан урамы, 16/78 йорт диварында мемориаль такта ачылган[1]

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү