Гений Республиканец

Сталин репрессияләре корбаны

Гений Республиканец, Гений Измаил улы Республиканец (Габдрахманов, 1907 ел, РИ, Кронштадт1942 елның 23 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― Татарстан АССР мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Сәяси золым корбаны. ТАССР ХКШ каршындагы сәнгать эшләре идарәсе башлыгы. 1935 елда ТАССР Үзәк музее директоры. Казанда Опера театрын оештыручыларның берсе. 1936 елда Казанда В. И. Ульянов-Ленин музеен оештыручы һәм беренче директоры. Татар театр техникумы директоры.

Гений Республиканец
Туган телдә исем Гений Измаил улы Республиканец
Туган 1907(1907)
РИ, РСФСР, Кронштадт
Үлгән 23 июль 1942(1942-07-23)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Үлем сәбәбе пеллагра, үпкә туберкулезы
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Җефет I ― Наҗия Фәхретдинова II ― Зифа Басыйрова
Балалар уллары Рөстәм (I никахыннан),
Рафаэль (II никахыннан),
кызы Роза (I никахыннан)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1907 елда Кронштадтта татар гаиләсендә туган. Әти-әнисенең инкыйлабка кадәрге һөнәре ― күмер ташучы, инкыйлабтан соң ― туку сәнәгате эшчесе. 9 яшендә «Кронштадтский вестник» газетасында эшли башлый.

Балалар йортында тәрбияләнә. Исемен тәрбиячеләр кушкан. Балалар йорты таркатылгач, Беренче татар укчы полкы (версия: ВЧК гаскәрләренең 11нче батальоны) үзенә уллыкка ала. 1922 елда Казанда азбелемлеләр мәктәбен, соңрак урта белем бирү курсларын тәмамлаган. 1922 елдан ВЛКСМ, 1927 елдан КПСС әгъзасы. 1924―1926 елларда Ленинград университетының рабфагында укый. Рабфакны тәмамлап, Ленинградта татар клубы мөдире булып эшли. 1928―1931 елларда Н. Крупская исемендәге югары коммунистик сәясәт мәгарифе институтында укый.

1931 елда Казанга кайта. Июль аенда Мәгариф кадрларының белемен күтәрү институтының директоры итеп билгеләнә. Шул ук елны Халык мәгарифе комиссариатының массакүләм бүлек мөдире итеп күчерелә.

1932―1934 елларда ― Театр техникумы директоры.

1934―1935 елларда ― Театр-тамаша предприятиеләре идарәсе башлыгы..

1935 елда ТАССР Үзәк дәүләт музее директоры итеп билгеләнә. Музейдагы эшләрне тәртипкә салуга күп көч куя.

1936 елда ТАССР Халык мәгарифе коммисары Ш. Башкиров җитәкчелегендә Казанда Ленинның мемориаль музеен оештыру эшләре башлана. Г. И. Республиканец музей директоры итеп билгеләнә. Мәскәүдә Н. Крупская, М. И. һәм Д. И. Ульяновлар янында була, киңәшләр ала.

1938 елда Г. Республиканец Казанда Опера театры ачу максаты белән Мәскәүгә татар артистларын укырга җибәрү буенча төзелгән комиссиянең рәисе итеп билгеләнә. Г. Кайбицкая, С. Садыйкова, С. Айдаров, Ф. Яруллин һ. б. Мәскәү консерваториясенең татар опера студиясендә укый.

1937 елның 14 сентябрендә «советка каршы уң-троцкист һәм милләтчел оешмада тору» гаепләве белән кулга алына. 1938 елның 12 маенда 10 елга тоткынлыкка хөкем ителә. Тоткынлыктагы язмышы Е. Гинзбург («Крутой маршрут»), И. Салахов («Колыма хикәяләре»)[1] китапларында искә алына.

1942 елның 25 маенда җинаять эше туктатыла һәм Г. И. Республиканец аклана[2]. Төрмәдә сәламәтлеге нык какшый, акылдан шаша, төрмәдән чыгаралар. Ул Казанда психбольницага эләгә, шунда 1942 елның 23 июлендә үлә. Вахитов станциясе янындагы татар зиратында җирләнгән [3].

Гаиләсе

үзгәртү

Беренче хатыны Наҗия Дияр кызы Фәхретдинова, сугышка кадәр Татар драма театрында актриса, аннан соң Ленинградтан Казанга күчерелгән заводта эшли. Ике балалары туган. Кызлары Роза Республиканец (Вахитова), Әлмәттә яшәгән. Оныгы Рөстәм Республиканец[3].
Икенче хатыны Зифа Басыйрова, ТАССР атказанган артисты. 1935 елда өйләнешкәннәр. Уллары Рафаэль Басыйров (1938―?), КАИ тәмамлаган, Рафаэльның хатыны ― Гөлгенә (Хәсән Туфанның кызы), балалары Тимур, Эдуард[4].

Әдәбият

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү