Вахитов станциясе
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Вахитов — Горький тимер юлының Казан бүлекчәсенең станциясе. Казан-1 — Дербышки бер юллы сызыгында урнашкан. Вахитов станциясендә Казан электропоездлары өчен бер утрау платформасы һәм аэроэкспресс өчен аерым платформасы бар. Станциясендә йөк эшләре күршедәге җитештерүләр ("Нәфис-косметикс", "Синтетик каучык", һ.б.) белән баралар. Аэроэкспресс платформасыннан Кызыл Татарстан урамына, Ал мәчетенә чыгулары бар, үзәк утрау платформасыннан Казанның Үзәк Автовокзалына, Иске Таш мәчетенә, бишенче сырхауханәсенә, Болгар һәм Фәткуллин урамнары буенча Әҗем мәчетенә чыгулары бар.
Вахитов станциясе Казан юнәлеше | |
Горький тимер юлы | |
Бүлекчә: | |
---|---|
Платформалар: |
2 |
Юллар саны: |
3 |
Урнашу урыны: | |
Юдинога кадәр ераклыгы: |
17,9 км |
Станция коды: |
25070[1] |
Искәрмәләр
үзгәртүТимер юлының тукталыш пунктлары | ||
Үткән станция: Казан-1 |
Вахитов |
Киләсе станция: Әмәт метросы |