Казан синтетик каучык заводы
Казан синтетик каучык заводы ГАҖ – Казан шәһәрендә урнашкан предприятие. Русиянең иң алдынгы нефть химиясе сәнәгате предприятиеләренең берсе. 1936 елда Киров исемендәге синтетик каучык заводы буларак нигезләнгән. Заводның төп продукциясе: силикон һәм уретан каучыклары, резин һәм силикон катнашмалары, кремнийорганик һәм тиоколлы һерметиклар һәм компаундлар, тиоколлар, мастиклар, түбә япмалары, алкид лак, автомобил сыекчалары, һ.б.
Нигезләнгән | 1936 ел |
---|---|
Штаб-фатир | ТР, Казан, Лебедев ур., 1нче йорт |
Сайт | http://www.kzck.ru |