Серге́й Миро́н улы Ки́ров (чын фамилиясе Ко́стриков, рус. Серге́й Миро́нович Ки́ров) (15 (27) март 1886(18860327), Өрҗем, Вятка губернасы1 декабрь 1934, Ленинград) — совет дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе.

Сергей Киров
Азәрбайҗан К(б)Ф ҮК беренче сәркатибе
Вазыйфада
июль 1921 – гыйнвар 1926
Аңа кадәр вазифа барлыкка килгән
Дәвамчысы Левон Мирзоян
БКФ(б) Ленинград губерна комитәсенең җаваплы сәркатибе
Вазыйфада
8 гыйнвар 1926 – ноябрь 1927
Аңа кадәр Григорий Евдокимов
Дәвамчысы вазиф юкка чыгарылган
БКФ(б) Лениниград өлкә комитәсенең беренче сәркатибе
Вазыйфада
ноябрь 1927 – 1 декабрь 1934
Аңа кадәр вазифа барлыкка килгән
Дәвамчысы Андрей Жданов
Шәхси мәгълүмат
Туган 27 март 1886(1886-03-27)
Өрҗем, Вятка губернасы,
Русия империясе
Үлгән 1 декабрь 1934(1934-12-01) (48 яшь)
Ленинград, РСФСР, ССРБ
Сәяси фирка РСДЭП (1904 елдан)
Әни Екатерина Кузьма кызы Казанцева
(1859—1894)
Әти Мирон Иван улы Костриков
(1852—1915)
Белем Казан механика-техника училищесы

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Фәкыйрь гаиләсендә туган. 1894 елда әтисез калган, ятимнәр йортына озатылган. 1901—1904 елларда Казан механика-техника училищесындә белем ала; шул ук елда Томскига күчә һәм анда РСДРП фиркасенә керә.[1]. 1909 елда Владикавказга күчеп китә һәм анда РСДРПның Владикавказ оешмасы җитәкли; «Терек» гәҗитендә эшли, анда аның мәкаләләре башта Миронов, аннан соң Киров псевдонимы астында бастырып чыгарылалар.

1917 елда — Владикавказ Шурасы әгъзасы, Октябрь инкыйлабыннан соң бәлшәвикләр ягына күчә. 1919 елдан — Кызыл Гаскәрдә, төрле хәрби-сәяси эшендә. 1920 елда — Гөрҗистанда РСФСРның тулы вәкаләтле вәкиле, БКФ(б) ҮК Кавказ бюросының рәисе.

1921— 1926 елларда Азербайҗан КФ(б) ҮК беренче сәркатибе. 1926 елдан фирканең Ленинград губернасы (өлкә) һәм шәһәр комитәсенең һәм БКФ(б)ҮК төньяк-көнбатыш бюросының беренче сәркатибе. 1934 елдан БКФ(б) ҮК сәркатибе. ССРБ Үзәк Башкарма Комитәсенең һәм БҮБК әгъзасы.

1934 елның 1 декбрендә һөҗүм нәтиҗәсендә үтерелгән. Аның үтерүе массакүләм репрессияләргә этәргеч була.

Истәлек үзгәртү

2013 елдагы хәле буенча, Калинин исемен 4 меңнән мәйдан, урам, проспект вә тыкрык йөртә[2]. Элекке ССРБ илләренең байтак шәһәрләрдә (мәсәлән, Казанда) Киров районы бар. Киров исемен берничә шәһәр йөртә: Киров (элекке Хлынов, Вятка), Киров (элекке Песочня, Калуга өлкәсе), Кировоград (элекке Елисаветград, Зиновьевск, Кирово Кировоград өлкәсе үзәге), Кировград (элекке Калата, Свердловск өлкәсе), Кирово-Чепецк, һ.б. Киров исемен шулай ук күп ширкәтләргә, уку йортларына, хәрби бүлекләргә дә кушылган.

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Зур совет энциклопедиясе, archived from the original on 2014-07-13, retrieved 2021-08-31 
  2. http://fias.nalog.ru/Public/SearchPage.aspx 2013 елның 21 март көнендә архивланган.?

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү