Ятимнәр йорты

(Балалар йорты битеннән юнәлтелде)

Ятимнәр йорты яки балалар йортыятим калган кеше балаларының яшәүләре, шәхес буларак үсүләре һәм укулары өчен оештырылган уку-укыту оешмасы.

Ятимнәр йорты
Сурәт
Эшчәнлек өлкәсе педагогика[d]
 Ятимнәр йорты Викиҗыентыкта
Венециядәге ятимнәр йорты Chiesa della Pietà (ингл.) чиркәве буенда балаларны калдыру урыны дип билгеләнгән "Руота" ("кепчәк") буендагы язу. Язуда Рим папасы Павел III (ингл.) исеменнән 1548 елның 12 ноябрь көнендә ясалган игълан баланы үстерергә мөмкинчелеге булган кешенең баланы калдыру юлын сайласа аны чиркәүгә кертмәү белән яный, һәм бу җәза бала үстерүе өчен барлык чыгымнарның каплаганыннан гына бетүен белдерә.

Табигый ата-аналар, һәм кайвакыт әби-бабайлар канун нигезендә балаларны үстерү өчен җаваплы булса, балаларны үстерү җаваплылыгын үзләренә алырга теләгән туганнар табылмаганда, балалар дәүләт әманәте булып кала. Ятимнәр йортлары шундый балаларны карау, урнаштыру һәм укыту өчен бер чара булып тора.

Россияда балалар йортларының түбәндәге төрләре каралган: тәрбияләнүчеләрнең яше (мәктәпкәчә, мәктәп яшендәге балалар өчен һәм катнаш), балаларның үсеш үзенчәлеге (гади, коррекция), корылышы (балалар йортлары, балалар йортлары-мәктәпләре, гаилә балалар йортлары, балалар авыллары) буенча.

Балалар йортлары балаларның гомерен һәм саулыгын саклау, аларны үстерү, укыту, үз аллы тормышка әзерләү мәсьәләләрен хәл итә дип санала. Балалар сабый йортларына, аерым шәхесләрдән һ. б. кабул ителә. Балалар биредә 18 яшкә кадәр яши ала. Урындагы үзидарәлек органнары составындагы опека һәм попечительлек органнары тәрбияләнүчеләрне уллыкка (кызлыкка) алу, патронат яки асрауга алучы гаиләләргә бирү мәсьәләсен хәл итә.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү