Фазыл чишмәсе (җыр)

«Фазыл чишмәсе»татар халык җыры. Күтәренке күңелле җыр. 1940 елларда киң таралыш алган.

«Фазыл чишмәсе»
Җыр
Язылган 1947
Көй авторы халык көе
Рокыя Ибраһимова
Мансур Мозаффаров
Сүзләр авторы Сибгат Хәким

Тарих үзгәртү

1940 елларда радиокомитетта эшләгәндә, баянчы Рокыя Ибраһимова Татарстан АССР Теләче районы Яңа Ил (Янил, Югары Мәтәскә) авылында була. Эштән соң, кич белән, авыл яшьләре белән аларның уйнап, җырлап күңел ача торган урыны булган «Фазыл чишмәсе» дип аталган чишмә буена бара. Зиннәт (Зиннәтулла) исемле гармунчы егет (укытучы, Бөек Ватан сугышында һәлак була)[1] бик күңелле, Р. Ибраһимовага таныш булмаган яңа бер көй уйный. Авыл яшьләре аңа кушылалар. Р. Ибраһимова көйне отып ала. Ләкин көйнең беркетелгән исеме һәм сүзләре булмый, «Яңа көй» дип кенә йөртәләр. «Фазыл чишмәсе» янында җырланганга, Р. Ибраһимова аңа «Фазыл чишмәсе» дип исем куша[2].

1947 елда Сибгат Хәким җырның сүзләрен яза. Бераздан «Фазыл чишмәсе» көе Сибгат Хәким сүзләре белән Зифа Басыйрова, Гөлсем Сөләйманова һәм Рокыя Ибраһимова (баян) башкаруында радиодан яңгырый.

Сибгат Хәким «Фазыл чишмәсе»нең сүзләрен язуы турында[3]:

  Җырның исеме үк ниндидер бер сюжетны сорап тора. Мин башта шул сюжетны таба алмый аптырадым. Мәхәббәт үзенең авылчан тыйнаклыгы, оялчан сафлыгы белән күңелдә уянды. Ул минем шундый җыр язуымны теләде. Мин күңелем кушканча яздым.

Минем өчен иң бәхетле җыр — шагыйрьдән халык арасына күчкән җыр. Димәк, җыр аның рухына туры килгән, рухына яткан

 

Башта җырның ике куплеты языла. Радио көнендә (7 май) радиокомитет артистлары Казан мехчылар клубында концертта «Фазыл чишмәсе»н дә башкара. Әмма тыңлаучыларга җыр кыска тоела, дәвамын таләп итәләр. Сибгат Хәким җырны 5 куплет итеп яза[4].

Китап укучылар белән булган очрашуларда Сибгат Хәкимнән: «“Фазыл чишмәсе” кайда?» дип сорый торган булганнар. Шагыйрь «Фазыл чишмәсе»нең беркайда да булмавын, шагыйрь фантазиясе белән генә табылган исем дип аңлата. Туган ягы Күлле-Кимегә кайткач, авылдашлары сораган: «Сибгат ага, Фазыл чишмәсен күрергә телисеңме?» «Нинди чишмә ул?» - дип аптыраган шагыйрь. Авыл янында чишмә чыга башлаган һәм яшьләр аңа «Фазыл чишмәсе» дигән исем кушканнар икән[5].

Әүвәл халык көе, Сибгат Хәким сүзләре дип күрсәтелсә, соңрак чыккан татар җырлары җыентыкларында Сибгат Хәким сүзләре, Мансур Мозаффаров көе дип күрсәтелә. Мансур Мозаффаров әлеге халык көен халык уен кораллары оркестры һәм солист өчен эшкәрткән [6].

Башкаручылар үзгәртү

Бу җыр Зифа Басыйрова, Галия Гафиятуллина, Гөлсем Сөләйманова, Мөнирә Булатова, Рузалия апа, Энҗе Шәймурзина һ.б. репертуарында бар.

Галия Гафиятуллинаның «Татарские песни» альбомында (С30 10639-40, Мелодия, 1978) урнаштырылган [7]

Җырның сүзләре үзгәртү

Чылтырап аккан чишмәгә
Суга дип килгән идем;
Тиз генә әйләнеп өйгә
Кайтырмын дигән идем.

Өздереп нигә карадың,
Ник тоттың чиләгемнән?
Суларым түгел, ялкыным
Түгелде йөрәгемнән.

Кызарып янган шәфәкътан
Күзләрем алалмадым.
Тибрәнде телем, әйтергә
Сүзләрем табалмадым.

Йолдызлар чишмә суында
Ардылар инде йөзеп, шул;
Әй, йөрмә, йөрмә, Фазыл, син
Бөтенләй өмет өзеп.

Чишмәгә төшкән сукмакның
Читләре үлән генә.
Вәгъдәм бар сиңа, белмәсен
Тик күрше-күлән генә.


Әдәбият үзгәртү

  1. Җ. Фәйзи. Халык җәүһәрләре. Күңелем кыллары. Казан: ТКН, 1987.
  2. Гарипова Ф. Авылларны сөям җаным-тәнем белән. Казан: ТКН, 1994.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү