Хуҗа Шонкаров

(Хуҗа Шоңкаров битеннән юнәлтелде)

Хуҗа Шоңкаров (1895, Әгерҗе1950, Минзәлә) — талантлы артист, театр эшлеклесе.

Хуҗа Шоңкаров
Туган 1895(1895)
РИ, Вятка губернасы, Әгерҗе
Үлгән 1950(1950)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Минзәлә
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре көрәшче, фокусчы, актер
Җефет Рабига Токанаева, актриса

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Әгерҗедә туып үскән. Ватандашлар сугышында катнашкан. 1920-еллардан үзенең гомерен татар театры белән бәйли. Сарапул, Актаныш, Баулы, Чаллы колхоз-совхоз театрларын оештыручыларның берсе була. 19301935 елларда Беренче районара колхоз-совхоз театрының оештыручысы һәм актеры[1]. 19371941 һәм 19441950 елларда Минзәлә театры артисты. Язучылык белән дә шөгыльләнгән. Яшьлегендә һөнәри татар көрәшчесе буларак, циркларда көрәшеп йөргән. Дөньяга танылган көрәшче Иван Поддубный(рус.)га каршы көрәшкән. Инкыйлабка кадәр һәм инкыйлабтан соң, шулай ук НЭП заманында Чаллы тирәсендәге авылларда авыл саен үзенең физик көчен күрсәтеп йөргән: утызар потлы ташны күкрәгендә кувалда белән ваттырган, теш белән бишәр потлы герне күтәреп, баш аркылы чөеп ыргыткан, биш тиенлек акчаны тешләре белән чәйнәп өзә торган була. Шулай ук фокус күрсәтергә дә оста булган.

Беренче районара колхоз-совхоз театры үзгәртү

Хатыны Рабига Токанаева белән эксцентрик уен коралларында уйнап, үзләре иҗат иткән такмакларны башкарып, театрны популярлаштыруга зур өлеш кертәләр. Хуҗа Шоңкаров — халыкның үзе эченнән күтәрелгән, чын мәгънәсендә халыкчан артист була. Театрга да үзе кебек табигый талантлы, әрсез яшьләрне җыярга тырышкан.

Артистка юлда мәкерле-хәтәр хәлләргә очрарга туры килә: Тымытык янындагы Кәкре Елга авылында төнлә спектакльдән кайтып килүче Хуҗа Шоңкаровка бүре ядрәсе белән корылган ау мылтыгыннан аталар.

Әдәбият үзгәртү

  1. Әнәс Камал. Март бураннары. К.: ТКН, 1988 ел, 245-248нче бит.
  2. Беренче тургайлар (җыентык). К.:ТКН, 1978.
  3. Межасыз кырларда беренче тургайлар. «Социалистик Татарстан», 1978 ел, 7 март.

Искәрмәләр үзгәртү