Казан театр укуханәсе

(Татар театр техникумы битеннән юнәлтелде)

Казан театр училищесы (техникум) — 1922 елдан Казан шәһәрендә эшләп килүче махсус урта һөнәри белем бирү сәнгать уку йорты.
2024 елның 29 мартыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән СССР халык артисты Шәүкәт Биктимеров исемен йөртә[1].

Казан театр училищесы
Эшләү еллары 1922, 1962
Ректор Руфина Ринат кызы Таҗетдинова
Адрес 420059, Казан, Гоголь урамы, 2
Сайт (рус.)

Тарих үзгәртү

 
Казан театр училищесы бинасы. Гоголь урамы, 2
  • 1922 елның 26 сентябрендә Татар дәүләт театры өчен актёрлар әзерләү максаты белән Татарстан АССР һөнәри белем буенча баш идарә (Татглавпрофобр) коллегиясе карары белән Татар театр техникумы буларак оештырылган. Директоры итеп Зәйни Солтанов билгеләнә. 16 студент кабул ителә, 1923 ел азагына 30 студент укый. Беренче чыгарылыш 1926 елда була.
  • 1927 елның ноябрендә ике уку йорты – нәфис сәнгать техникумы һәм театр техникумы Казан сәнгать-театр техникумы итеп берләштерелә.
  • 1930 елда Көнчыгыш музыка техникумы белән берләшә һәм Сәнгатьләр техникумы дип атала башлый. 3 бүлеге – музыка, сәнгать, театр бүлекләре булган.
  • 1941-1944 елларда техникум ябылып тора.
  • 1944 елның 1 мартыннан ТАССР халык комиссарлары шурасы карары белән[2] белән яңадан ачыла.
  • 1952 елда ССРБ министрлар шурасы карары белән ябыла[3] һәм 1962 елга хәтле эшләми.
  • 1962 елның маенда ТАССР министрлар шурасы карары[4] белән Казан театр училищесы буларак эшчәнлеген яңарта.

Директорлар үзгәртү

 
Зәйни Солтанов, директор
 
Мәсгут Имашев, директор
 
Галия Булатова, I чыгарылыш артисты

Беренче педагоглар үзгәртү

Техникумның беренче мөгаллимәре булып татар һәм рус сәхнәсе осталары – Зәйни Солтанов, Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Фатих Әмирхан, Зинаида Славянова, Михаил Прыгунов, Владимир Белокуров, Юрий Муко эшли.

«Иске» белән «яңа» көрәше үзгәртү

Театр сәнгатендә яңа формаларны кертергә омтылу «рус психология театры»на нигезләнгән иске алымнардан баш тартуга китерә. «Рус психология театры»на СУЛФ(Сул фронт) һәм КЭМСТК (конструктивизм, эксперимент осталыгы, заманавилык, театральлек) каршы куела. Көрәшкә мөгаллимнәр дә, шәкертләр дә кушыла. Кәрим Тинчурин һәм аның тарафдарлары «Яңа, эшче театры иске театрга нигезләнеп үсәргә тиеш», ә аларның оппонентлары Әсгать Мәҗитов, Фуат Саллави «Театр сука һәм мылтыктан үсәргә тиеш !» диләр.[7]. Кәрим Тинчурин, 3. Славянова, В. Белокуров, Фатих Әмирхан техникумны ташлап китәргә мәҗбүр була.

Фатих Әмирхан: «Мин актёрлар әзерләргә алынган идем, цирк клоуннарын түгел» дип әйтә.[8]

Беренче чыгарылыш (1926) үзгәртү

19201930 елларда күп кенә ССРБ шәһәрләрендә (Мәскәү, Ленинград, Уфа, Бакы, Әстерхан, Троицк, Чиләбе, Свердловск, Ташкәнт, Алмата, Кустанай, Омск, Орск һ.б.) татар дәүләт театрлары эшли һәм театр техникумын тәмамлаган яшьләрнең күбесе хезмәт юлын шул театрларда башлап җибәрә.

Чыгарылышлар үзгәртү

Файл:Вера Минкина.jpg
Вера Минкина, 1938 елгы чыгарылыш артисты

Бөек Ватан сугышыннан соң үзгәртү

1944 елның 1 март карары белән Казан музыка училищесы бинасында ачылган Татар дәүләт театр училищесы 1945 елның язында беренче укучылар кабул итә. Педагоглардан Ширияздан Сарымсаков (актёр осталыгы), Кәшифә Тумашева (актёр осталыгы), Габдулла Шамуков (сәхнә теле), Луиза Салигаскәрова (сәхнә теле), Касыйм Шамил (грим салу), Пётр Якушев (бию), Михаил Пейсахов (сәхнә хәрәкәте), Хатыйп Госман (татар әдәбияты) укыта. Күпмилләтле театрларда бердәнбер рөхсәт ителгән алым буларак Мәскәү сәнгать театры алымнары (К.С. Станиславский алымы) урнаша.

Күренекле шәкертләр үзгәртү

Ун ел тәнәфестән соң, яки Өченче ачылу үзгәртү

1952 елда, сәбәбен әйтеп тормыйча, Татар дәүләт театр училищесы ябыла. 1962 елда гына, Татарстан АССР мәдәният министры Булат Гыйззәтуллинның шәхси тырышлыгы нәтиҗәсендә, Казан театр училищесы исеме астында уку йорты яңалдан ачыла. Качалов театры ишегалдындагы янгын каланчасында 3 бүлмә бирелә. Киләсе уку елында пединститутның физик тәрбия факультетында берничә бүлмәгә урнашып торалар. 1962-1963 уку елында Гоголь урамындагы ветеринария дәваханәсе урнашкан бинаның икенче катына урнашалар. ТАССР министрлар шурасы рәисе урынбасары Рәисә Ярмөхәммәтова ярдәме белән дәваханә бинасы тулаем уку йортына бирелә. Шулай итеп, 30 ел эчендә 8 бина алмаштырып, театр училищесы хәзерге бинасында эшли башлый. Рус актёрлары бүлеге ачыла.

Белгечлекләр үзгәртү

 
Дамир Сираҗиев, 1974 елгы чыгарылыш артисты
  • Татар драма театры актёры.
  • Рус драма театры актёры.
  • Татар курчак театры актёры.
  • Рус курчак театры актёры.
  • Рәссам-бутафорлар (барлык театрлар һәм киностудияләр өчен).
  • Грим салучылар һәм пасижерлар.
  • Театр тамашаларында ут куючы техниклар.
  • Эстрада тамашасы актёрлары.
  • Рәссам-модельерлар.

Уку йортын тәмамлаган күренекле шәхесләр үзгәртү

 
1966 елгы чыгарылыш: Х. Җәлалов (алда), Н. Сафин, Р.Шамкай, Ю. Сафиуллин (уртада, уңнан икенче, өченче)
 
Нуриәхмәт Сафин, 1966 елгы чыгарылыш артисты
 
Дамирә Кузаева, 1970 елгы чыгарылыш артисты
 
Фәрит Бикчәнтәев, 1983 елгы чыгарылыш артисты
 
Рамил Төхфәтуллин, 1987 елгы чыгарылыш артисты

Татарстанда үзгәртү

Галия Булатова, Кәшифә Тумашева, Галия Кайбицкая, Галия Нигъмәтуллина, Хәким Сәлимҗанов, Галимә Ибраһимова, Ибраһим Гафуров, Вера Минкина, Айрат Арсланов, Шәүкәт Биктимеров, Дания Нуруллина, Наил Әюпов, Хәлим Җәләлов, Фирдәвесс Хәйруллина, Айдар Хафизов, Илдар Хәйруллин, Алсу Гайнуллина, Рузия Мотыйгуллина, Зөлфирә Зарипова, Әсхәт Хисмәтов, Рамил Төхфәтуллин, Люция Хәмитова, Раушания Юкачева, Николай Юкачев, Марсель Җаббаров, Наил Шәйхетдинов, Хәлил Мәхмүтов, Ләлә Миңнуллина, Илгизәр Хәсәнов, Люция Галләмова, Ирек Әхмәтханов, Шамил Фәрхетдинов, Илсөяр Сафиуллина, Җәмилә Әсфәндиярова, Дамирә Кузаева, Рамил Минханов, Сәкинә Минханова, Илһам Мөхәммәтов, Хафиз Хамматуллин, Геннадий Прытков, Лидия Огарева, Николай Шепелев, Кирилл Ярмолинец, Татьяна Бушуева, Александр Кокурин, Александр Купцов, Сергей Мосейко, Роза Хәйруллина, Евгений Царьков, Елена Ненашева, Александр Карпеев, Данил Утешев, Наталья Баймяшкина, Ришат Гыйздәтуллин, Наилә Ибраһимова, Диләрә Фәттахова, Ләйсән Большова, Гүзәлия Нәҗипова, Рузанна Хәбибуллина, Гөлназ Галимуллина, Энҗе Яруллина, Әминә Галиева, Гүзәл Гөлвердиева, Алинә Мөдәрисова, Альбина Гашигуллина, Гөлнара Кәшипова, Сиринә Мифтахова, Диләрә Фазлыева, Энҗе Сәйфетдинова, Гөлназ Йосыпова, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Артур Шайдуллин.

Чит шәһәрләрдә үзгәртү

Режиссёрлар үзгәртү

Укуханә укытучылары үзгәртү

Театр директорлары үзгәртү


Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Казан театр училищесынең 80 еллыгына (брошюра). Казан, 2002. (рус.)
  2. Глухов М. С. Печать и пути развития татарской советской художественной культуры 1917—1932 гг. Автореф. дисс… канд. искусствоведения. Казан, 1974.

Сылтамалар үзгәртү