Сәкинә Минханова

драма актеры (Казан, Татарстан, Россия)

Сәкинә Минханова - Татарстан Республикасының атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты.

Сәкинә Минханова
Туганда бирелгән исеме:

Сәкинә Габдрахман кызы Минханова

Туу датасы:

4 февраль 1958(1958-02-04) (66 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Яңа Арыш

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1981 ― х. в.

Бүләк һәм премияләр:

Татарстанның халык артисты - 2006

Биографиясе үзгәртү

Сәкинә Габдрахман кызы Минханова 1958 елның 4 февралендә ТАССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туа.

Мәктәпне тәмамлагач, Казан театр училищесына укырга керә. Сәкинә театр училищесында Николай һәм Раушания Юкачевлар белән бер курста укый. Юкачевларда актерның осталыгын М.Сәлимҗанов алып барса, Сәкинәнең — Г. Шамуков.

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

1981 елда Казан театр училищесын тәмамлап, Әлмәткә юллама ала. Беренче чирканчыкны Р.Батулланың “Исәп-хисап” драмасында алган яшь актриса монда Нәзирә образын тудырганда ук җиңел сыны, сыгылмалы хәрәкәтләре белән үзенең талантлы, нәкъ менә сәхнә өчен туган кеше булуын күрсәтә. Театрда шофер булып эшләгән Рамил Минхановка кияүгә чыга. Сәкинә Габдрахман кызы ире Рамилгә укырга керергә дип тәкъдим итә. 1983 елда Рамил Минханов театр училищесына укырга керә. Яшь пар аерылышырга теләми, шуңа күрә Сәкинә Габдрахман кызы да Казанга килә. Тормыш иптәше укуын тәмамланганчы, балалар бакчасында эшли. Аннары Әлмәткә кайталар. Әлмәт театрында эшлиләр.

Яшь чагында ук төрле характердагы рольләрне башкарырга туры килә аңа. Кызлар булып та уйный (“Мәхәббәт карагы” – Җәмилә, “Кызларның кызганнары” – Гөлсинә, “Җанкисәккәем” - Нәсимә), карчыклар (“Ай булмаса йолдыз бар” – Разия, “Тозлы бал” – Шәмсенур) образына да керә. Сәкинә Габдрахман кызының һәр образы үзенә ятышлы һәм ул аларны тиешле югарылыкта тудырырга тырыша. Образлары да я көлә (“Сагынырсың әле син дә бер” - Илсөяр), я елый (“Сафиулла” – Ләйлә, “Татар хатыны ниләр күрми” - Гөлбану), я шашып сөя (“Гөнаһсыз гөнаһлылар” - Әнисә), я булмаса хәйләкәр һәм усал булып күренә. Сәкинә Габдрахмановна образ тудырганда эчке сиземләвенә таяна.

Тавышын куя белә. Роль өстендә эшләгәндә ул бик оста эзләнә. Менә шушы эзләнүе аркасындадыр да аның рольләре күңелгә кереп кала, уңыш китерә. Ф.Бурнашның “Яшь йөрәкләр”ендәге Сәрби образы белән ул “Иң яхшы хатын-кыз образын тудыручы” номинациясендә җиңү яулый. Ул тудырган 50 гә якын образ көчле, эчке дөньялары матур булу белән аерылып тора.

Чын сәхнә остасы үзенең дикциясе яхшы куелган булуы белән дә аерылып тора. Училищеда ул нәкъ менә филармониягә конферансьелар әзерли торган төркемдә калырга укый. Казанда эшкә калырга бик кыстасалар да, ул үзен театрда сынап карарга була. Һәм һич кенә дә ялгышмый. Образлар тудыру белән бергә ул үзен оста алып баручы итеп тә таныта. Театрда кичәләр, бәйрәм чараларын алып бара, йомшак һәм шул ук вакытта ягымлы тавышы белән тамашачы мәхәббәтен яулый.

2020 нче елдан Әлмәт театрының популяр артистлары Сәкинә һәм Рамил Минхановлар Тинчурин театрына күчкәннәр.

Гаиләсе үзгәртү

Тормыш иптәше: Рамил Минханов ― 1987-2020 елларда Әлмәт, 2020 елдан Тинчурин театры артисты. Татарстанның халык артисты (2012). Уллары: Айвар һәм Айрат.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү