Рамил Минханов
Рамил Минханов, Рамил Гаяз улы Минханов (1961 елның 23 декабре, СССР, РСФСР, Иркутск) ― драма актеры, Әлмәт (1987―2020), Тинчурин (2020 елдан) театрлары артисты, Татарстанның атказанган (2000) һәм халык (2012) артисты. Дамир Сираҗиев исемендәге (2008) һәм «Тантана» (2013, 2015) премияләре лауреаты[1].
Рамил Минханов | |
Туганда бирелгән исеме: |
Рамил Гаяз улы Минханов |
---|---|
Туу датасы: |
23 декабрь 1961 (62 яшь) |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
курчак театры актеры, драма актеры |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
1987 ― х. в. |
Бүләк һәм премияләр: | |
Одноклассники |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1961 елның 23 декабрендә Иркутскида туган. Әтисе Гаяз, әнисе Лениза (сәүдә өлкәсендә эшләгән) чыгышлары белән Чирмешән ягыннан. Әтисе хәрби оешмада эшләгәнлектән, аларга гаилә белән ерак җирләргә яшәргә күчәргә туры килә: гаилә башта Иркутскидан Монголиянең Дархан шәһәренә күченә, аннары Татарстанга, Әлмәткә күченеп кайта. Рамил биредә 16нчы мәктәпне тәмамлаган. Укыганда егет гитарада уйный, җырлый, мәктәп ансамблендә катнаша. Мәктәпне тәмамлагач, Әлмәт татар театрына шофер булып урнаша.
1983 елда Рамил Минханов Казан театр училищесының курчак театры артистлары әзерләүче төркеменә укырга керә. Училищены тәмамлагач, аны «Әкият» курчак театрына да, Күчмә театрга да, рус Яшьләр театрына да эшкә чакыралар. Әмма күңелгә Әлмәт театры якынрак була. 1987 елда гаилә Әлмәткә кайта, ирле-хатынлы Әлмәт театрында эшлиләр, сәхнәдә бер-бер артлы соклангыч образлар тудыралар. Һәрчак осталыкка омтыла, һәр образга яңалык кертергә тырыша[2].
2020 елдан – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында[3].
Иҗаты
үзгәртүРус мәктәбендә укыгач, юньләп татарча да белми идем, ипи-тозлык кына... Режиссерыбыз Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаевка рәхмәт, ул өйрәтте, аның белән кычкырып татарча китап укый идек Рамил Минханов
|
Уйнаган рольләре
үзгәртүРольләрдән гел уңдык, һәрчак баш рольләр эләкте. Режиссерлар З. Туишева, К. Вәлиев, И. Хәйруллин, Б. Ибраһимов, Ф. Ибраһимов, Р. Абдуллаев һ.б.ның һәрберсенә бик рәхмәтле без Рамил Минханов
|
- Әлмәт театрында
- Дивана ― «Ай тотылган төндә» Мостай Кәрим
- Илдар ― «Исәнмесез» Туфан Миңнуллин
- Инсаф ― «Җанкисәккәем» Туфан Миңнуллин
- Амур ― «Әрәмәлек кияүләре» Туфан Миңнуллин
- Абдулла ― «Сөясеңме, сөймисеңме?» Флорид Бүләков
- Бакый ― «Ак калфак» Мирхәйдәр Фәйзи
- Яппар бабай ― «Кодача» Заһир Исмәгыйлев
- Мәрвәт ― «Көзнең соңгы яфраклары» Ризван Хәмид
- Ленар ― «Сафиулла» Мансур Гыйләҗев
- Галәү ― «Чукрак» Данил Салихов
- Айтуган ― «Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә» Фоат Садриев
- Әхәт ― «Әлепле әртистләре» Аманулла
- Ирек ― «Балакаем» Илгиз Зәйниев
- Марат ― «Әрем исе» Илгиз Зәйниев
- Аян-ага ― «Гашыйк Кәриб» Михаил Лермонтов
- Дерамо ― «Болан–Патша» Карло Гоцци
- Капулетти ― «Ромео Джульетта» Уильям Шекспир
- Ир ― «Туй» Бертольд Брехт
- Абдулич ― «Качкыннар» Нәкый Исәнбәт
- Исак ― «Яшь йөрәкләр» Фәтхи Бурнаш
- Тинчурин театрында
- Ата, Гыйфрит ― «Асылкош» Рүзәл Мөхәммәтшин
- Азват ― «Кияү урлау» Салават Юзеев
- Әхмәдулла ― «Утка очкан күбәләктәй»
- Закир ― «Хыялый» Салават Әбүзәров
- Марат Идрисович ― «Гомер буе сине көтәм» Илһам Гали
- Әхмәтҗан бабай ― «Эх, алмагачлары» Шамил Фәрхетдинов
- Нуретдин ― «Мәхәббәт баскычы» Шамил Фәрхетдинов
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Кама аръягы театрларының Беренче фестивалендә I урын – «икенче пландагы иң яхшы актерлык эше» номинациясендә – «Узып барышлый» (Д. Салихов) спектаклендәге Флорид роле өчен
- 2004 ― Кама аръягы театрларының II фестивалендә лауреат дипломы – «икенче пландагы иң яхшы актерлык эше» номинаиясендә – «Кодача» (З. Исмәгыйлев) спектаклендәге Яппар роле өчен [4]
- 2000 ― Татарстанның атказанган артисты
- 2008 ― Дамир Сираҗиев премиясе
- 2012 ― Татарстанның халык артисты ― нәтиҗәле хезмәте һәм театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен [5]
- 2013, 2015 ― «Тантана» премиясе [6]
Гаиләсе
үзгәртүХатыны ― Сәкинә Габдрахман кызы Минханова, драма актрисасы, Татарстанның халык артисты (2010). 1982 елда өйләнешкәннәр. Уллары Айвар, киленнәре Эльмира (Яһудина); Айрат.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Л. Минаева. Минханов Рамиль Гаязович. Альметьевская энциклопедия
- ↑ Миләүшә Галиуллина. Сәхнә, сөю һәм сәгадәт. Мәдәни Җомга, 24.07.2022
- ↑ Әлмәт театры артистлары Минхановлар Тинчурин театрына күчтеләр. Татар-информ, 6.08.2020
- ↑ И. Илялова. Минханов Рамиль Гаязович. // Народные артисты СССР, РФ, РТ К.: «Магариф-Вакыт», 2011.
- ↑ Татарстан Республикасы Президенты Указы № ПУ-43 25.01.2012(үле сылтама)
- ↑ «Тантана» республика театр премиясен тапшыру. 2022 елның 29 июль көнендә архивланган. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Әдәбият
үзгәртү- Айгөл Әхмәтгалиева. Чын әкият. «Мәйдан», 2007, № 12, 139-143нче бит.
Сылтамалар
үзгәртү- Рамил Гаяз улы Минханов. Тинчурин театры сайты
- Рамиль Минханов. kino-teatr.ru
- Минханов Рамиль Гаязович. Альметьевская энциклопедия
- Минханов Рамиль Гаязович. 2022 елның 29 июль көнендә архивланган. Казанский театральный музей
- Рамил Минханов. Мәхәббәт YouTube (видео, 6:14)