Хафиз Хамматуллин

Хафиз Хамматуллин, Хафиз Хәниф улы Хамматуллин (1961 елның 6 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Яңавыл) ― драма актеры, 1985 елдан С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты. Татарстанның атказанган (1993) һәм халык (2009) артисты, Сабир Өметбаев исемендәге (1995) һәм «Тантана» (2024) премияләре лауреаты.

Хафиз Хамматуллин
Хафиз Хәниф улы Хамматуллин
Туу датасы:

6 май 1961(1961-05-06) (62 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Яңавыл

Һөнәре:

актер

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Бүләк һәм премияләр:

«Тантана» премиясе - 2024 ТР атказанган артисты - 1993ТР халык артисты - 2009

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1961 елның 6 маенда ТАССРның Актаныш районы Яңавыл авылында (хәзер Татар Суыксуы составында) туган. Әнисе клуб директоры булган. 1985 елда Казан театр училищесын тәмамлаган (Рабит Батулла курсы; Фәридә Сафина, Әлмәт театрыннан Раушания Фәйзуллина, Фәимә Бикморатова. Хәния Фәрхи белән бер курста укыган[1][2]). 1985 елдан Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты [3]. Биредә беренче роле ― Туфан Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш» драмасы буенча куелган спектакльдәге Фасил образы. Режиссер булып, Данил Салиховның «Өзелгән йөзем» әсәрен сәхнәләштергән, төп рольдә (Сәүбән) уйнаган.

  Хафизга сәләт табигатьтән күчкән. Мондый артистлар сирәк. Бу артист Сәбәнне искиткеч уйный
Илдар Хәйруллин, актер, театр педагогы, РФ атказанган, ТР халык артисты[4]
 

Театрда сәхнәләштергән рольләре үзгәртү

  • «Каерылмасын канатың» Рабит Батулла - Каракай
  • «Гапсаттар бабайның Кырымга сәяхәт» С. Шәкүров - Хәбри
  • «Зәңгәр шәл» К.Тинчурин - Качак Әптери
  • «Сөйгәнемнең туган көне» И.Юзеев - Зөлфәт
  • «Баласын җуйган болан эзеннән» А.Гыйләҗев - Гайрәт
  • «Юлларыңа ак җәймә» Н.Әсәнбаев - Фәүзи
  • «Кызлар күңеле-тирән сер» Ф.Яруллин - Зөфәр
  • «Йосыф белән Зөләйхә» К.Тинчурин - Сәфәргали
  • «Акьярда ахырзаман» Р.Сәлимҗанов - Хөсәен
  • «Гармун белән скрипка» Т.Миңнуллин - Хисам
  • «Өй салуның ние бар?» Ф.Шәфигуллин - Рәсим
  • «Пар канат» Ю.Сафиуллин - Финат
  • «Безнең әти мировой» И. Юзеев - Минханович
  • «Микуләй дәдәйнең бөер ташы» Д.Салихов - Кыям
  • «Башмагым» Х.Ибраһимов - Галимҗан
  • «Кишер басуында төн әле» З. Хәким - Равил
  • «Кәҗә белән Сарык» Г.Тукай (сказка) - Әкиятче
  • «Кияүләр» Х. Вахит - Илгиз
  • «Тигезсезләр» Ф.Әмирхан - Закир
  • «Скапен хәйләләре» Б. Мольер - Скапен
  • «Хан кызы» Ризван Хәмид - Шаһгали
  • «Ашыгасын, Сафа!» Эсфир Яһудин - Сафа
  • “Гаугалы никах” Эдуардо де Филиппо (Г. Каюмов тәрҗемәсе) Альфредо Аморозо - Доктор
  • «Сихерче» Нәбирә Гыйматдинова - Тәминдар
  • “Акча кемгә кирәкми?!” Мөдәрис Мөсифуллин - Закирҗан
  • «Яр» Б.Салахов - Нигезен югалткан кеше
  • «Ак баба иле» Г.Каюмов (сказка) - Пычкытеш
  • «Хатын түгел, аҗдаhа» Данил Салихов - Бәхти
  • «Җен алыштырган» Т.Миңнуллин - Шүрәле
  • «Сөннәтче бабай» Гаяз Исхакый - Корбанколый
  • «Остазбикә» Гаяз Исхакый - Абруйлы карт
  • «Өзелгән йөзем» Данил Салихов - Сәүбән
  • “Чәпәләй һәм Тәпәләй маҗаралары” Л. Лерон - Мыргали
  • “Мөһаҗирләр” Мәхмүт Галәү - Таҗи Миңлебаев, Капитан Җир сатучы
  • Дед Мороз в Африке инсценировщик – Гареева Эльмира Хаматхалиловна - Бармалей
  • «Гашыйклар кәмите” Рабит Батулла - Күктимер
  • «Яратылыш» М.Гыйләҗев - Зөбәрҗәтнең әтисе
  • “Уч төбендә өч егет” Данил Салихов - Рамил
  • Тылсымлы төрән Р.Шәриф - Албасты
  • “Сарык арыслан” Г.Коготов - Кояш батыр
  • “Новый год на луне” инсценировщик – Гареева Эльмира Хаматхалиловна - лже дед мороз, лунатик
  • “Мулла” Т.Миңнуллин - Валиәхмәт
  • “Дед Мороз в подв.царстве” инсценировщик – Гареева Эльмира Хаматхалиловна - Рыбак
  • “Күзләреңнән үбеп...” Р.Харис - Конвоир, Усманов
  • “Җүләр хатын-һәрчак алтын” Х.Ибраһимов Вальс Валерьянович - оператор
  • “Приключение Деда мороза с инопланетянами” инсценировщик – Гареева Эльмира Хаматхалиловна -Инопланетянин
  • “Буйдаклар” А.Бакир - Мингалим Саубан
  • “Шурли белән Былтырҗан” З.Хөснияр - Былтыр малае Былтырҗан
  • “Добрый Ваня и злын духи” - Змей Горыныч
  • “Өзелгән йөзем” Д.Салихов - Сәүбән
  • “Веселый хоровод” И.Миннемуллина - Папуас
  • “Ташкын” Тунджер Джюдженоглу - Өлкән ир
  • “Хуҗа Насретдинның биш хатыны” И.Садыйков - Кадыйр
  • “Происшествие в зимнем лесу” Н.Адиева - Медведь Умка
  • “Тилмереп дога көткәннәр...” Р.Кинҗәбаев - Мәхмүт
  • "Шомбай" К.Мәргән, комедия -Туктуган
  • "Веселый карнавал" Н.Адиеваның сценарие буенча -Кузя
  • "Йолдыз егет" О.Уайльд - икенче урман кисүче
  • "Абзыйның төше" Ф.М.Достоевский - Князь К.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Шәхси тормышы үзгәртү

Өйләнгән.
Беренче хатыны Минзәлә театрында костюмерша булган, улы (1997 елгы).
Икенче хатыны Гүзәл, Минзәлә театрында актриса, игезәк (2017 елгы) уллары бар[1]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Рузилә Мөхәммәтова. Хафиз Хамматуллин: «Минзәлә театрыннан китә алмадым... ташлап китү хыянәт кебек тоелды». Интертат, 9.01.2024
  2. Хамматуллин Хафиз Ханифович. Мензелинский татарский Государственный драматический театр имени Сабира Амутбаева
  3. Хафиз Хамматуллин - актёр - биография - советские актёры театра. Кино-Театр.Ру(рус.)
  4. Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 475-476нчы бит.
  5. Р. Мөхәммәтова. Икенче пландагы иң яхшы рольләр өчен «Тантана» премиясе лауреатлары билгеле. Татар-информ, 27.03.2024

Әдәбият үзгәртү

  • Хамматуллин Хафиз Хәниф улы / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 475-476нчы бит.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү