Татар Суыксуы (Актаныш районы)

Татар СуыксуыТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл. Район үзәге Актаныштан 28 км көнбатыштарак урнашкан.Татар Суыксуы авыл җирлеге административ үзәге. 1917 елга кадәр Семиостров волость үзәге булган.

Татар Суыксуы
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Татар Суыксуы авыл җирлеге[1]
Административ-территориаль берәмлек Татар Суыксуы авыл җирлеге[1]
Почта индексы 423736
Карта

Почта индексы — 423736.

Климат

үзгәртү
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[3]

«Суыксуның сулары»

Чишмәләрең сагынамын,
Киткән саен, Суыксу.
Ярларыңнан ургып-ургып,
Челтерәп ага көмеш су.
Суларыңнан көч аламын,
Туган авылым Суыксу.
Җиде катлы җир астыннан
Бәреп чыга тәмле су.
Чишмә яры чирәмеңдә
Аунап үстек, Суыксу.
Улагыңнан сусау басып
Эчә идек салкын су.
Читтәгеләр зар булалар,
Суың сагынып, Суыксу.
Җанга рәхәт, тәнгә сихәт
Синдә аккан йомшак су.
Карыймын да сокланамын,
Туган җирем, Суыксу.
Ничә гасыр ярларыңнан
Агып ята терек су.[4]
Роберт Сәлахиев

Авыл башта Куады исеме белән теркәлеп калган. Башта бирегә марилар килеп төпләнгән. Памаш чишмәсенең сул ягында алар, уң ягына татарлар авыл төзегән. Юныс Йосыпов мәгълүматы буенча, авылга хәзерге Тукай районы Суыксу авылыннан күчеп килгәннәр. 1701 елдан авылда кешеләр яшәве теркәлгән. 1745 елгы рәсми кәгазьләрдә Сәфәр Габдуллин, Габдулла Иштәрәков, Шәрип Котлымөхәммәтов исемнәре теркәлеп калган. Мари Суыксуы Тугыз, Тат.Суыксу Камбар түбәсенә кергән. Типтәр катламындагылар 1760 елда Уфа канцеляриясе биргән Указ буенча килеп утырган. 1916 елда типтәрләр саны 114 ир-атка җиткән. 1795 елда 27 хуҗалыкта башкорт катламындагы 97 ир-ат, 100 хатын-кыз яшәгән. 1816 елда 147 ир-ат Мөхәммәт Сәфәргалин командасында исәптә торган. 1834 елда Җәнәй волостеның Богады түбәсенә, 13нче йортка кертелгәннәр. 1870 елда 100 йортта 307 ир-ат. 325 хатын-кыз көн күргән. 1884 елда барлыгы 599, 1906 елда 972, 1913 елда 929, 1921 елда 1093, 1926 елда 1041, 1965 елда 210 хуҗалыкта 843, 1989 елда 284 йортта 915, 1993 елда 299 гаиләдә 977, 2010 елда 322 хуҗалыкта 857 кеше яшәгән.
Авылда мәчет 1798 елдан бирле эшли, аның каршында мәдрәсә булган. Памаш чишмәсендә су тегермәне, шулай ук җил тегермәне эшләгән. Пугачев явында Сабир Якупов һәм Сәет Даудов отрядлары марилар белән бергә яу чапканнар. Бөек Ватан сугышына 210 кеше алынган, шулардан 128е генә исән-сау әйләнеп кайта алган[5]

Танылган шәхесләр

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 ОКТМО
  2. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  3. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  4. Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010. ― Б.342.
  5. Тат.Суыксу / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010. ― Б.333-334.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.