Диләрә Фазлыева, Фазлыева Диләрә Раис кызы (1993 елның 29 марты, Россия Федерациясе, Татарстан, Казан) — драма актрисасы, Әлмәт татар драма театры артисты (2015 елдан башлап).[1] «Тантана» премиясе лауреаты (2017).[2]

Диләрә Фазлыева
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Ибәтуллина Диләрә Раис кызы

Туу датасы:

29 март 1993(1993-03-29) (31 яшь)

Туу җире:

Россия Федерациясе, Татарстан, Казан

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2015 — х. в.

Бүләк һәм премияләр:

«Тантана» премиясе - 2017

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Диләрә Фазлыева сәхнәдә
 
Диләрә Фазлыева сәхнә түрендә

1993 елның 29 мартында Татарстанның Казан шәһәрендә туа.[1] Кечкенәдән үк иҗатка тартыла. 2000 елда мәктәпкә укырга керә. 2011 елда, 11нче сыйныфны тәмамлагач, Казан театр укуханәсенә укырга керә. Аны 2015 елда тәмамлый һәм Әлмәт татар драма театрына эшкә кабул ителә. Кияүдә.

Театр үзгәртү

2015 елның уртасында, Казан театр укуханәсен тәмамлап, Әлмәт театры коллективына кабул ителә. Беренче рольләрдән берсе Олжас Жанайдаровның "Кибет" спектаклендәге Карлыгач образы була. Төрле образларда иҗат итә ала торган актриса. Тамашачыларга күбрәк нәкъ шул образы һәм Фәтхи Бурнашның "Яшь йөрәкләр" спектаклендәге Сәрби роле буенча таныш.[1]

2017 елда "Кибет" спектаклендәге Карлыгач образы өчен “Дебют” номинациясендә “Тантана” республика театр премиясе лауреаты исеменә лаек була.[2] Шул ук елда Әлмәт шәһәр башлыгы тарафыннан “Ел актеры” премиясе лауреаты була.

2018 елда "Алтын битлек" театр премиясе, 2022 елда "Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә “Тантана” премиясе номинантлары була.

Репертуар үзгәртү

Репертуарында 15кә якын роле бар.

  • Карлыгач – “Кибет” (О.Жанайдаров),
  • Хәнифә – “Качаклар” (Н.Исәнбәт),
  • Бертуганның кызы – “Бистә фәрештәсе” (Б.Брехт),
  • Маняның анасы, Ваняның сыйныфташы – “Как прожить без взрослых” (Т.Воронина),
  • Лилия – “Дөнья киң түгел икән!” (З.Хәким),
  • Принцесса – “Играем маленького Мука” (Э.Шахов),
  • Сәрби – “Яшь йөрәкләр” (Ф.Бурнаш) ,
  • Ләйсән – “Хыял йорты” (И.Зәйниев),
  • Ләйсән – “Синсез килгән язлар” (З.Кадыйрова),
  • Чибәр җиңги – “Агыйделнең аръягында” (Х.Сәрьян), һ.б.[1]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Фотосурәтләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү