Николай Юкачев

Николай Викторович Юкачев (03.12.1956; Нырты, Кукмара районы, ТАССР — 03.10.2009; Казан, Татарстан) — татар артисты, Әлмәт, соңыннан Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты (1996).[1][2] Татар театры тарихында төрки милләтеннән булмаган икенче[3] һәм бердәнбер ир-ат артист.[4]

Николай Юкачев
Туган телдә исем Николай Викторович Юкачев
Туган 3 декабрь 1956(1956-12-03)
Нырты, Кукмара районы, ТАССР
Үлгән 3 октябрь 2009(2009-10-03) (52 яшь)
Казан, Татарстан
Ватандашлыгы РФ
Әлма-матер Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе
Һөнәре артист
Эш бирүче Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры
Җефет Раушания Юкачева
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган артисты

Биографиясе

үзгәртү

Николай Юкачев 1956 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасының Кукмара районы Нырты авылында туган. Әтисе — Виктор Тарико, украин, әнисе — Екатерина Юкачева, рус[5][6] (икенче чыганаклар буенча — удмурт[4]) милләтеннән. Татар телен дә Николай Юкачев 80%ын татарлар[7] (нигездә, керәшен татарлары[8]) тәшкил иткән Нырты авылында өйрәнгән.[6]

Авылда мәктәпне тәмамлагач, 1974 елда Казан театр училищесына укырга керә.[6]

1981 елда Казан театр училищесын тәмамлап, Әлмәт Татар дәүләт драма театрында эшли башлый,[5][1] 1983 елда, режиссер Марсель Сәлимҗанов чакыруы белән Камал театрына күчә.[9]

Николай Юкачев 2009 елның 3 октябрендә Казан шәһәрендә алдан кичергән инфаркт нәтиҗәсендә калган авырудан соң вафат була.[5][10] Кукмара районы Нырты авылы зиратына әнисе янына җирләнгән.[4]

Гаиләсе

үзгәртү

Хатыны — Юкачева Раушания Хөснетдин кызы, Татарстанның атказанган (2003) һәм халык (2009) артисты. Юкачевлар партнер булып «Бәхетсез егет» (Галиәсгар Камал) һәм Әфган сугышына эләккән татар егетләре турында язылган «Зөлфия»дә (авторы – Кәшшаф Әмиров) уйныйлар. Бер кызы (Светлана Николай кызы (Хаметова), мәдәният институтын бетергән, бизнес юлыннан киткән), оныклары (Динара, Сабина) бар[11].

Рольләре

үзгәртү

Хәсән — «Зөлфия» (К.Әмиров); Гурий — «Һаваларда йолдыз» (М.Горький буенча); Закир — «Бәхетсез егет» (Г.Камал); Иван — «Без китәбез, сез каласыз», Егор — «Ат карагы» (Т.Миңнуллин); Физат — «Ләйсән ире Хәсән» (Ю.Сафиуллин); Тегермәнче — «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев); Бичура — «Бичура», Мөбарәк — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре», Диоген — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев); Ирек — «Мирас» (Г.Каюм); Саматов — «Боз астында дулкын» (Ә.-Т.Рахманкулов); Зәки — «Кишер басуы» (З.Хәким); Белярдо — «Биюче» (Лопе де Вега); Илтабан — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» (Н.Исәнбәт); Гомәр — «Талак, талак» (Х.Вахит); Шаталов — «Телсез күке» (З.Хәким) һ.б.[1]

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү